Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Быел Татарстанның өч театры тифломоментарийлы спектакльләр күрсәтә

Грант алучылар исемлегендә «Әкият» курчак театры, Камал театры һәм Кариев театры бар.

Тифлокомментарийлы спектакльләр күрсәтү буенча грант конкурсы җиңүчеләре арасында Татарстанның өч театры бар. Конкурсны «Искусство, наука и спорт» хәйрия фондының «Особый взгляд» программасы кысаларында уза.

Грант алучылар исемлегендә «Әкият» курчак театры, Камал театры һәм Кариев театры бар.

Тифлокомментарийлар белгече Гөлүсә Закирова әйтүенчә, «Әкият» курчак театрында быел өч спектакль күрмәүчеләр өчен яраклаштырыла. Болар — «Сны Диснея», «Волк и семеро козлят» һәм «Мырау батыр».

Кариев театры «Сөннәтче бабай» һәм «Яратып туялмадым» спектакльләрен әзерли. Шулай ук, «Шай-бу! Шәй-бу», «Кәҗүл читек» һәм «Корт» спектакльләре дә тифлокомментарийлар белән күрсәтелә.

Камал театры «Исәнме, улым!» спектаклен һәм соңгы премьера булган «Сәфәр”не тифлокомментарийлар өчен әзерли. «Сүнгән йолдызлар» һәм «Килмешәк» спектакльләре дә күрмәүчеләр өчен көйләнгән.

Шлеге грант проекты Республиканың сукырлар һәм начар күрүчеләр китапханәсе белән берлектә башкарыла. Спектакльләр өчен тифлокомментарийларны китапханә хезмәткәре Гөлүсә Закирова әзерли. Спектакльләр «Особый взгляд» программасы грантлары нигезендә начар күрүчеләр өчен яраклаштырыла.   

 

Рузилә Мөхәммәтова 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев