Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Быел кыш нинди булачак?

Иң салкын ай гыйнвар булыр дип көтелә.

Быел кыш кайсы айның иң салкын булачагы билгеле. Бу хакта бүген «Татар-информ» агентлыгында Казан федераль университетының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев сөйләде.

«Декабрьдә һава торышы норма кысаларында. Уртача минус 8, -9 градус тирәсе булачак. Гольфстрим үз позицияләрен үзгәртми, ул актив булса, төньяк Атлантика безгә һәрвакыт циклоннарын җибәрәчәк. Декабрь иң салкын ай булмас, иң салкын ай гыйнвар булырга мөмкин. Гыйнварда һава температурасы норма чигендә, бәлки, түбәнрәк тә булыр. Уртача -11.. -12 тирәсе», — диде профессор.

Аның сүзләренчә, кышның икенче яртысы — февраль–март җылы булыр дип вәгъдә ителә. «Нормадан югары булыр дип көтелә», — диде. 

 

Гөлнар Гарифуллина

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев