Мәдәни җомга

Быел коронавирус пандемиясе сәбәпле «Татар җыры» фестивале үткәрелмәячәк

Фестивальнең гала-концерты 2021 елның 18 декабрендә «Казань Экспо»ның Илһам Шакиров исемендәге концертлар залында узачак.

Быел «Барс Медиа» компаниясе тарафыннан ел саен үткәрелүче «Татар җыры» фестивале коронавирус пандемиясе сәбәпле узмаячак. Бу хакта үзенең «Instagram» аккаунтында «Барс Медиа» компаниясе җитәкчесе Динә Гәрәева хәбәр итә.

«Коронавирус белән бәйле вәзгыятьне истә тотып, ел саен декабрь аенда уздырылучы «Алтын Барс» премияләрен тапшыру тантанасын киләсе елга күчерергә карар кылдык.

Фестивальнең гала-концерты 2021 елның 18 декабрендә, элегрәк игълан ителгән мәйдан — «Казань Экспо»ның Илһам Шакиров исемендәге концертлар залында узачак.

Безнең компания тарихында беренче тапкыр «Татар җыры» тантанасы 2020 һәм 2021 еллар нәтиҗәләре буенча узачак.

Зур эш башкарылган иде инде, ләкин без тамашачылар, артистлар һәм төрле шәһәрләрдән җыелган оештыручылар командасының сәламәтлеген куркыныч астына куя алмыйбыз. Әйе, безгә барысын да баштан башларга туры киләчәк — концепцияне үзгәртергә, декорация, костюмнарны яңартырга. Ләкин ул тантана да грандиоз һәм онытылмаслык булачагына ышандыра алам. Аңлавыгыз өчен рәхмәт!» — дип яза Динә Гәрәева. 

 

Алинә Айдарова

"Татар-информ"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: