Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Быел көллиятләргә һәм техникумнарга укырга керергә теләүчеләр күп булачак

Россия Хөкүмәте, ил Президенты Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә, хәзер белем алу кредит рәсмиләштерүчеләргә ташламалар ясаячак. Моңа кадәр әлеге кредитны алу шартлары кулланучылар кредиты белән охшаш иде.

– Югары һәм урта һөнәри белем алучылар өчен кредитларны файдалы итәр өчен тотрыклы 3 процентлы ставка куела, – диде Михаил Мишустин хакимият вәкилләре белән җыелыш вакытында. Диплом алганнан соң да ташламалы кредит вакыты озайтылачак. Элек ул 3 ай булса, хәзер 9 ай итеп билгеләнә.

– Бу кичәге студентка эшкә урнашырга, сынау срогын узарга һәм кредит түләвен дәвам иткәндә, финанс кыенлыкларын азайтырга ярдәм итәчәк, – дип саный Премьер-министр.

Ташламалы вакыт тәмамланганнан соң укыган өчен кредитны 15 ел эчендә түләп бетергә мөмкин булачак.

Карар үз көченә кергәнче белем алырга дип рәсмиләштергән кредитлар да әлеге программага кертеләчәк. Моның өчен банкка гариза язу да җитә.

Бу, һичшиксез, кирәкле ярдәм. Чөнки пандемия вакытында эшсез калганнар алдагы берничә елда һөнәрләрен алыштыра башларга мөмкин. Америкада кеше гомерендә берничә тапкыр һөнәр алыштырса, безнең илдә 40-50шәр ел бер урында, бер станок артында эшләүчеләр дә бар бит.

Россия Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы урта һөнәри белемле белгечләрнең рейтингын төзегән. Беренче унлыкка  автомеханик, мәгълүматлар базасы администраторы, график дизайнер, декоратив эшләр мастеры, метролог, мехатроник, мобиль робототехниклар кергән. Иң актуаль һөнәрләр исемлегенә сантехник, пешекче-кондитер, чәчтараш, эретеп ябыштыручы, программист, слесарь, токарь, фрезировщик, дефектоскопист та бар.

Сүз уңаеннан, урта һөнәри белем алырга теләүчеләр өчен документлар тапшыру быелга тәмамланды инде. Көллиятләр һәм техникумнарда белем алырга теләүчеләр бу эшне 25 августка кадәр башкара ала иде. Әгәр дә буш урыннар бар икән, ул очракта документлар кабул итү 25 ноябрьгә кадәр сузыла. Сүз уңаеннан, экспертлар быел көллиятләргә һәм техникумнарга укырга керергә теләүчеләр күп булачак дип фаразлый. Беренчедән, укучыларның күп өлеше дәүләт имтиханнарын тапшырмый гына аттестат алды. Көллиятләрдә исә күп һөнәрләргә аттестат билгеләре буенча гына кабул итәләр. Икенчедән, кайбер өлкәләрдә яшьләр югары белем алмыйча гына да эшләргә, югары хезмәт хакы алырга мөмкин икәнен аңлады булса кирәк. Шуңа да эшче һөнәрләр хәзер популярлаша бара, ди белгечләр.


Лилия ЛОКМАНОВА

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев