Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Быел Казанда 15 урында корбан чалыначак

«Кешеләр үзләренә якын мәчеткә кереп тә, корбан чалына торган иң якын урыннарны белә ала», — диде Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллин.

Быел Казанда 15 урында корбан чалыначак. Гомумән, Татарстанда корбан терлеген чалу өчен 43 рәсми мәйданчык каралган. Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллин «Татар-информ» агентлыгында Казандагы урыннарны атап узды. 

Болар «Казан нуры», «Салихҗан», «Әл-Мәрҗани», «Гадел», «Ризван», «Апанай», «Тынычлык» мәчетләре, бертуган Петряевлар комплексы, «Рамазан», «Мәүлет», «Котдус», «Иман нуры», «Фатиха» мәчетләре (Кадышево бистәсендәге), «Рәҗәп», «Сөләйман» мәчетләре.

«Кешеләр үзләренә якын мәчеткә кереп тә, корбан чалына торган иң якын урыннарны белә ала. Барлык имам-хатыйблар, мәчет хезмәткәрләре корбан чалу урыннарын белә, алар сорау белән кергән кешегә ярдәм итә ала», — диде Рөстәм Вәлиуллин.

Ул корбанлыкка алдан заказ бирү хәерлерәк булуын искәртте. «Соңгы көнгә калдырмаска кирәк», — диде.

Былтыр республикада 13513 хайван чалынган, шул исәптән Казанда 5698 баш. 

 

Гөлнар Гарифуллина

«Татар-информ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев