Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Быел Әдәби Сабан туе Сабада булыр дип көтелә

1 апрельдән XIX Дөньякүләм әдәби марафон проекты башлана.

Быел Әдәби Сабан туен Сабада үткәрергә җыеналар. Әдәби марафон проектның идея авторы һәм җитәкчесе Раил Гатауллин сүзләренчә, марафонда катнашучылары иң актив булган район сайланган. 

«Былтыр беренче әдәби Сабан туен үткәрдек. Габдулла Тукай юбилее белән бәйле рәвештә, ул Арчада узды. Быел марафонда катнашкан лидер районда үткәрергә телибез. Соңгы ике-өч елда Саба районы бик актив булды, быел тантаналы чараны Саба районында үткәрербез дип уйлыйм», – диде ул «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында. 

1 апрельдән унтугызынчы #әдәбиимарафон проекты башлана. Ул марафонда актив катнашкан районнарны әйтеп узды. «Апас районында Каратун авылы мәктәбе укучылары бик актив. Саба районы китапханәчеләре бик актив катнаша, Шулай ук Биектау, Арча районнары бик теләп катнаша. Авыл советы рәисләре дә катнаша. Әдәби марафонда катнашкан районнар – иң алдынгылары», – ди Раил Гатауллин.

Оештыручы сүзләренчә, марафонда чит илдә яшәүче татарлар да катнаша. «Әдәби марафонда катнашучылар саны биш меңгә якынаеп килә. Марафонда Бельгия, Төркия Австралиядән катнашучылар да бар.Безнең унсигез марафонда да катнашкан кешеләр бар. Әдәби әйдаманнар барлыкка килде», – ди ул.

Марафонда катнашучылар 21 көн дәвамында әдәби әсәр укый һәм аның бер өзеген социаль челтәрләрдәге аккаунтларына урнаштырып бара. Марафонда катнашу өчен марафонның Вконтакте социаль челтәрендәге төркемендә гариза калдырырга кирәк. Гаризалар 1 апрель көнне 23:30 сәгатькә кадәр кабул ителә.

 

Гөлүзә Ибраһимова

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев