Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Быел 26 апрельдә традицион Шигырь бәйрәме Казанда түгел, Кырлайда үткәрелергә мөмкин

Шигырь бәйрәме күп еллардан килгән традиция буенча Казанда Тукай һәйкәле янында үтә иде.

 Быел 26 апрельдә традицион шигырь бәйрәменең Казанда түгел, Арча районы Кырлай авылында үткәрелүе ихтимал. Бу хакта «Татар-информ»га үз чыганаклары аша билгеле булды.

Әлегә ТР Мәдәният министрлыгы да, Татарстан язучылар берлеге дә Туган тел көнендә республикада буласы чаралар программасын игълан итмәде. Тукай премиясе лауреатлары кайда игълан ителәчәге турында да ачык мәкълүмат юк.

Рәсми булмаган мәгълүматлар буенча, ул көнне Татарстан Президенты татар иҗат әһелләре белән очрашачак. Әлеге очрашу Кырлайда булырга мөмкин.

Татарстан Президенты Рөстәм МИңнеханов соңгы тапкыр иҗат әһелләре белән 2019 елның 26 апрелендә очрашкан иде. Очрашу ЭКСПО залы ачылып, аңа Илһам Шакиров исеме бирелгән көнне булган иде. Тукай премиясе лауреатлары да шушы чарада игълан ителгән иде.
Соңгы елларда 26 апрельдә Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрында Туган тел көненә багышланган тантаналы чара үткәрү традициягә керде, Тукай премиясе лауреатлары да биредә игълан ителә иде. Быел ул көнне театрда «Алтын Казан» мюзиклы күрсәтеләчәк. 

Соңгы елларда Тукай һәйкәле янындагы традицион шигырь бәйрәменә халык аз җыела башлавы билгеле. Шунлыктан оештыручылар әлеге чараның төрле форматларын сынап каравы табигый. 

2020 елда пандемия сәбәпле шигырь бәйрәме Татарстан язучылар берлеге тарафыннан онлайн форматта гына үткәрелгән иде. Ә Тукай премиясе лауреатларын Президент 2020 елда 30 августта ТР Милли китапханә ачылу тантанасында котлады. 

 

Рузилә Мөхәммәтова 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев