Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Буа дәүләт драма театры Әстерхан һәм Волгоград шәһәрләреннән гастрольдән кайтты

Буа дәүләт драма театры Әстерхан һәм Волгоград шәһәрләреннән гастрольдән кайтты.

«Тамашачы игътибарына Зифа Кадыйрова повесте буенча куелган «Бәхеткә юл кайдан?» һәм И.С.Тургеневның «Муму» хикәясе буенча куелган «Барыня» спектакльләре тәкъдим ителде», дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

Әстерхан һәм Волгоград тамашачылары Буа театры чыгышын җылы кабул иткән. Әстерханның «Дуслык» милли-мәдәни җәмгыяте һәм Волгоград өлкәсенең милләтара, динара һәм мәдәниятара мөнәсәбәтләр буенча департаменты театр коллективын һәм аның җитәкчесе Раил Садриевка рәхмәт хатлары тапшырган.

Театр коллективы Әстерхан һәм Волгоград шәһәрләренә гастрольләрне Новороссийскида узган «Театральная гавань» фестиваленнән кайтышлый керерлек итеп оештырган. Театр биредә үзенең «Шобага» спектаклен күрсәтте һәм фестивальдән лауреат булып кайтып килә.

«Бәхеткә юл кайдан?» һәм «Барыня» спектакльләрен режиссер Тимур Кулов сәхнәләштергән. Ике спектакль дә «Бердәм Россия» партиясенең «Кече ватан мәдәнияте» программасы кысаларында куелган.

 

Рузилә Мөхәммәтова

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев