Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Бөтендөнья татар конгрессында Башкортостан Республикасы татар студентлары делегациясе белән очрашу узды

Бүген Бөтендөнья татар конгрессында Башкортстан Республикасы татар студентлары делегациясе Башкарма комитет җитәкчелеге белән очрашты.

 

Очрашуга Башкортстан Республикасында югары уку йортларында, педагогия көллиятендә белем алучы яшьләр, авылларда эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче милләттәшләребез килде.

Студентлар делегациясен Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков сәламләде. Ул яшьләргә Бөтендөнья татар конгрессы структурасы, аның тарихы һәм биредә эшләп килүче проектлар хакында мәгълүмат бирде. Татар конгрессының югары уку йортларына керүдә булышлык күрсәтү проектларының студентлар өчен аеруча кызыклы булуын ассызыклады.

Шулай ук ул Илгиз Халиков очрашуда катнашучыларга Милләт Җыенында кабул ителгән «Татарлар: гамәл стратегиясе» документы һәм аны тормышка ашыру юллары хакында сөйләде.

 

 

Татар конгрессы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев