Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Бөтендөнья татар конгрессы “Солдат альбомы” конкурсында катнашырга чакыра

Бөтендөнья татар конгрессы, “Татарлар” газетасы “Солдат альбомы” исемле конкурс башлый. Аңа кичә, 25 нче гыйнварда старт бирелде һәм 15 нче февральгә кадәр дәвам итәчәк. Җиңүчеләрне бәйгенең жюрие сайлап ала һәм нәтиҗәләр 23 нче февраль көнне игълан ителә.

Конкурсның максаты – солдат хезмәтендә булган, Туган илен саклауга үз өлешен керткән ир-егетләргә хөрмәт тәрбияләү, батырларны барлау.  Яшь буынны бабалары, әтиләре, абыйларының хәрби хезмәте белән таныштыру, патриотик хис тәрбияләү.
Хәрби хезмәт вакытында батырлык күрсәткән ир-егетләрнең исемен мәңгеләштерү.

“Солдат альбомы” ике номинация буенча уза: Инстаграмда һәм Инша. Конкурста 10 яшьтән өлкәнрәк булган, Татарстан, Россия һәм чит илләрдә яшәүче һәркем катнаша ала. Бәйге таләпләрен нигезләмәдә язылганча төгәл үтәргә кирәк. Нигезләмә белән Бөтендөнья татар конгрессы сайтында “Рәсми басма” сәхифәсендә таныша аласыз.

Җиңүчеләрне бүләкләү Казанда оештырылачак.

 

Татар конгрессы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев