Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Болгар музей-тыюлыгында бер урамның исеме үзгәртелә

Мәктәп тыкрыгы Идел Болгарында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу исемен йөртәчәк.

Болгар шәһәр советында тарихи вакыйга уңаеннан музей-тыюлыкта бер урамның исемен үзгәртү буенча комиссия утырышы булды.

Комиссиягә Мәктәп тыкрыгының исемен үзгәртергә тәкъдим иттеләр. Быелдан ул «Идел Болгарында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел» исемен йөртәчәк.

Комиссия тәкдимне бертавыштан диярлек кабул итте.

«Бу оптималь вариант. Кара Һәм Ак пулат, археологлар мәктәбе нәкъ шушы тыкрыкта урнашкан. Тыкрык турыдан-туры шушы тарихи вакыйга истәлегенә куелган һәм хәзер дөньяда иң зур басма Коръән урнашкан Истәлек билгесенә чыга. Иң мөһиме: бу тыкрыкта беркем дә теркәлмәгән, ягъни халыкка документларны яңадан рәсмиләштерергә туры килмәячәк", - дип билгеләп үтте Болгар башкарма комитеты җитәкчесе Алевтина Костина.

Тәкъдимгә комиссиянең бер әгъзасы, тарихчы һәм туган якны өйрәнүче, Болгар музей-тыюлыгының фәнни хезмәткәре Җәмил Мөхәммәтшин генә каршы тавыш бирде. Ул билгеләп үткәнчә, тарихи вакыйга исемен төзелә торган яр буена бирү дөресрәк булыр иде, чөнки нәкъ шушы урынга күпсанлы туристлар килеп, Габдрахман коесына чыгалар. Ә бу кое Идел Болгарында Ислам үсеше тарихы белән тыгыз бәйләнгән.

"Мәктәп тыкрыгында кайчандыр бик әйбәт сигезеллык мәктәп урнашкан иде. Бина яхшы сакланган, хәзер анда археологлар мәктәбе урнашкан. Әмма бу тыкрык беркемгә билгеле түгел. Ә төзелә торган яр буе тарихи вакыйганы мәңгеләштерү өчен бик яхшы булыр иде», – дип йомгак ясады Җәмил Габдрәхимович.

Комиссиянең калган әгъзалары Мөхәммәтшин тәкъдимен хупласалара да, яр буена исемне ул файдалануга тапшырылгач кына бирергә ярый икәнлеген искәрттеләр. 

Нәтиҗәдә, Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы исеме Мәктәп тыкрыгына биреләчәк, әмма Җәмил Габдрәхим улының тәкъдимен дә беркетмәгә кертергә кирәк, дигән нәтиҗәгә килделәр. Җәмил Мөхәммәтшин бу очракта булачак яр буена Әхмәд Ибн Фадлан исемен бирергә тәкъдим итте.

 

"Яңа тормыш"

 

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз! 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев