Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Болгар ислам академиясе Халыкара туган тел көненә багышланган видео әзерләгән

Академиянең укытучылары, докторант һәм магистрантлары татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның «Туган тел» шигырен укый.

 21 февральдә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә, ул ЮНЕСКОның Генераль конференциясе тарафыннан 1999 елда расланган. Әлеге уңайдан Болгар ислам академиясе видеоролик әзерләгән, анда академиянең укытучылары, докторант һәм магистрантлары татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның «Туган тел» шигырен укый.

Академия илебездә яшәүче халыкларның күп гасырлык үсеш нәтиҗәсе һәм бүгенге Россия җәмгыятенең бәяләп бетергесез казанышы булган мәдәният һәм телләрнең күптөрлелеген саклауга зур әһәмият бирә, дип хәбәр итә уку йортының матбугат хезмәте.

Габдулла Тукайның «Туган тел» шигыре — поэзиядә чагылдырылган туган телгә карата мәхәббәт ул. Әлеге шигырь күңелнең иң яшерен кылларына кагылырга, балачак турында хатирәләргә бирелергә һәм туган тел, мәдәниятне саклау турында уйланырга мәҗбүр итәргә сәләтле. Видеоролик авторларының төп максаты шуннан гыйбарәт, диелә хәбәрдә.

 

 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев