Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

«Блогер.Татар» республикакүләм блогерлар бәйгесе җиңүчеләре билгеле

Җиңүчеләр арасында сыер савучы, тегүче, визажист, журналист һәм башкалар бар. Аларга егермешәр мең сум акча бүләк ителде.

Бүген «Блогер.Татар» беренче республикакүләм һөнәри блогерлар бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр.

«Көндәлек тормышыбызда социаль челтәрләр аралашу чарасы булып тора. Татар телен саклау һәм үстерүдә бу өлкәне ничек кулланып була дип уйландык. Бу — безнең өчен бик җаваплы, файдалы вакыйга. Киләчәктә дә бу бәйгене дәвам итәргә исәплибез» — диде Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов.

Бәйгене Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе гамәлгә ашыра, аны «Матбугат.ру» порталы оештыра.

Җиңүчеләргә егермешәр мең сум акча бүләк ителде.

«Блогер.Татар» бәйгесенең җиңүчеләре: 

Эшче һөнәрләр:

Сыер савучы Тәнзилә Идиятуллина («Инстаграм»да 48000 язылучы)
Ерак юлга йөрүче Назим Галимов («Инстаграм»да 7000 язылучы)
Аш-су остасы Гөлчәчәк Фәтхулова («Вконтакте»да 27000 язылучы)
Визажист Айгөл Гатауллина («Инстаграм»да 13000 язылучы)
Тегүче Альбина Фазлыева («Инстаграм»да 61000 язылучы)
Иҗади һөнәрләр:

Яшь шагыйрь Илсаф Тимербайев («Инстаграм»да 9000)
Журналист Финзия Газизова («Инстаграм»да 26000)
Баянчы Илдус Һадиев («Инстаграм»да 11000)
Язучы Сәрия Мирзаянова («Инстаграм»да 7000)
Блогер-вайнер Гөлназ Әхмәдиева («Тик-Ток»та 17000) 

 

Алинә Айдарова

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев