Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Бүген журналистика ветераны Әлмирә Әдиятуллина вафат булган

Соңгы ике елда Әлмирә ханым урын өстендә яткан.

Бүген 83 яшендә журналистика ветераны, «Ярдәм» фонды хезмәткәре Әлмирә Әдиятуллина вафат булган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә «Ярдәм» фондының матбугат хезмәткәре хәбәр итте.

«Әлмирә Әдиатуллина бүген Казанда вафат булды. Татарстан журналистикасы легендасы иде. Ул тормышын дистәләгән еллар татар журналистикасына багышлады, Татарстанның һәм Россиянең мөселман өммәтенә үзгәреш кертте. Ул чын мәгънәсендә татар халкының горурлыгы иде. Соңгы ике елда Әлмирә апа урын өстендә иде», — диелде хәбәрдә.

«Ярдәм» фонды һәм мәчет җитәкчелеге Әлмирә Әдиятуллинаның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша. Хушлашу вакыты соңрак билгеле булачак. 

 

Әлмирә Лотфулла кызы Әдиятуллина, (Әлмирә Сарьяз) — Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. 1938 елның 8 июлендә Башкортстан АССРның Илеш районы Сәеткол авылында туа. 1965 елда Казан дәүләт университетын тәмамлый.

«Совет мәктәбе», «Азат хатын» журналларында, «Бәйсезлек» газетасында журналист булып эшли. Татарстан Республикасы Диния нәзарәтендә матбугат эшләре җитәкчесе (1994-1998). Татар иҗтимагый үзәгенең Солдат ата-аналарын яклау комитеты рәисе. 1997 елдан «Мөслимә» журналы баш мөхәррире. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте карамагындагы Мөселман хатын-кызлар ассоциациясе рәисе.

Татар телен һәм мәгарифен, ислам динен яклаган мәкаләләре республика басмаларында даими чыгып бара. 

 

Зилә Мөбәрәкшина 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X