Бүген Татарстанда туган телләр айлыгы башланды
Ай дәвамында иҗади бәйгеләр, китап күргәзмәләре, тематик кинолар күрсәтү һәм башка чаралар булачак.
Бүген Татарстанның Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин республикада туган телләр айлыгы башлануын игълан итте.
«ЮНЕСКО тарафыннан 21 февраль Халыкара туган тел көне итеп билгеләнгән. Татарстанның Мәдәният министрлыгы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә Халыкара туган тел көне уңаеннан чаралар уздыру планын раслады. Планга барлыгы 170 чара кергән. Алар онлайн һәм офлайн форматта узачак», — диде Дамир Натфуллин «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә.
Туган телләр айлыгы кысаларында Мәдәният министрлыгы линиясе буенча 31 чара үткәрелә. Мәсәлән, бүген яшь рәссамнар арасында «Мин Шишкин кебек рәсем ясыйм» 17нче республикакүләм бәйге башлана. Быел ул Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланып, «Туган йорт җылысы» темасына үткәрелә. Бәйгедә сәнгать мәктәпләре, студияләре укучылары катнаша ала.
Министр урынбасары ай дәвамында «Төрле телләрдә сөйләшәбез» дип аталган Бөтенроссия нәфис сүз осталары бәйгесе узачагын әйтте. Республиканың дәүләт һәм муниципаль китапханәләрендә китап күргәзмәләре дә булачак. «Татаркино» оешмасы барлык муниципаль кинозалларда тематик кинолар күрсәтәчәк.
«Быел Татарстанда беренче тапкыр „Панорама“ кинофестивале узачак. Кинофестиваль 21 февральдән 12 декабрьгә кадәр барачак. Кинолар Казанның „Мир“ кинотеатрында, Яр Чаллы, Түбән Кама, Менделеевск, Тәтеш, Нурлат, Лениногорск, Азнакай шәһәрләре кинотеатрларында күрсәтеләчәк», — диде Дамир Натфуллин.
Рифат Каюмов
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
5 март 2021 - 06:10Әгъзам Фәйзрахманов: Тәрбия коралыБүген дә телевидение тапшыруларын караганда авторларның табышларына балалар кебек чын күңелдән шатланабыз, кимчелекләргә тап булсак, калыптан чыгып, күңелсезләнергә дә туры килә.22100
-
7 март 2021 - 10:56Песошин: Коронавирус буенча барлык чикләүләр этаплап гамәлдән чыгарылачак Татарстанда якынча 92,4 мең кешегә коронавирустан прививка ясаганнар11700
-
7 март 2021 - 10:48Республикакүләм «Татар кызы-2021» бәйгесенең гран-при иясе билгеле булды «Казан гүзәле-2021» исеменә Илүзә Мәгъсүмова лаек булды.7700
-
7 март 2021 - 06:00Рәзилә Низами: Ирексездән иркен сулап куям, Кардәшлекне тоеп янәшә... Бәхетлеләр сөюләрен Ят күздән саклый белә. Сөю бит ул, ак кар кебек, Мизгелгә генә килә.6201
-
6 март 2021 - 06:33Тынгы белмәс Миләүшә Озак югалып тормады тиктормас Миләүшә, ул «Оста татар» проектын оештырып җибәрде дә яшьләрне дөрес татарча сөйләшергә, камерадан курыкмаска, сәхнәдә асыл зат булып күренергә өйрәтә башлады.23203
-
6 март 2021 - 06:10Айга кырын карама (6-12 март) Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!10300
-
5 март 2021 - 06:00“МӘДӘНИ ҖОМГА” № 8 (2021) Гүзәлләребезне котлап тәүдә, Кереп килә җиһан язларга!..3401
-
4 март 2021 - 14:54Өлкәннәр өчен эш көнен кыскартырга тәкъдим иттеләр Эссе һава торышында эшләү стресска, аруга, эссе сугуга китерә, 60 яшьтән өлкәнрәк гражданнар интегә торган хроник авыруларны катлауландыра.11100
-
4 март 2021 - 14:46Марттан ниләр үзгәрә? Язның беренче көне Казан халкы өчен дә, россиялеләр өчен дә яңалыклар алып килде. Башкалада яшәүчеләрне җәмәгать транспортында йөрү бәяләрен 35 сумга күтәрү белән “сөендерсәләр”, хокук саклау органнарына митинглар барышында буйсынмаган өчен штрафлар арту бөтен ил халкына да кагылачак.5500
-
4 март 2021 - 14:43Сөт сатудан көненә 102 млн сум акча керә. Кайсы район артта калган? Гыйнвар аенда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 7,8 млрд сум табыш алган, шуның 6 млрд сумы терлекчелеккә туры килә, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда үсеш – 6 процент.12800
-
4 март 2021 - 14:34Казан Кремле: Салават Фәтхетдинов мәдәният буенча киңәшче сыйфатында кирәк Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты мәдәният өлкәсен шактый әйбәт белә һәм бу җәһәттән аның файдасы зур булачак.12100
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.56000
-
3 март 2021 - 12:21Мәдәният министры Ирада Әюпова Язучылар берлегенә көчле лидер кирәклеген әйтте Тинчурин театрында Татарстан Язучылар берлеге съезды бара.21100
-
3 март 2021 - 11:47«Татарстан» радиосында татар әдәби телендә сөйләшергә өйрәтә торган тапшыру башлана Халыкны саф татар сөйләменә өйрәтергә телибез, диде проектның авторы Нәсим Акмал.11400
-
25 июнь 2020 - 11:46“Мәдәни җомга” газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов белән журналист Римзил Вәлиев сөйләшә.
-
17 декабрь 2019 - 14:00Хокук белгече - татарча кануннар турында
-
23 гыйнвар 2021 - 06:20Йөзендә – гөлләр назы Ул вакытта гармун яки баянга җырлау бик сирәк эләгә. “И-и, булсын иде бер баянчы”, – дигән чаклары күп була.36100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мәдәни җомга
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-69873 от 29.05.2017
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Вахит Шәех улы Имамов
Адрес редакции: Декабристлар урамы, 2
эл.почта: m-jomga@mail.ru
Телефон редакции: (843) 562-11-02
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика