Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Бүген Марат Әхмәтов җиде район башлыгының татар телен үстерү эшенә анализ ясаячак

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары белән очрашуда Апас, Буа, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш, Чүпрәле, Югары Ослан районнары җитәкчелеге катнашачак.

Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов 18 август көнне татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча җиде район башлыгы белән Апаста очрашу үткәрәчәк. Чарада катнашучы районнарның милли мәгариф һәм милли мәдәният өлкәсендә башкарган эшләренә анализ ясалачак. Мәгълүматны «Татар-информ» агентлыгына ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте җитәкчесе Резида Макуева раслады.

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары белән очрашуда Апас, Буа, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш, Чүпрәле, Югары Ослан районнары башлыклары, мәгариф идарәләре, мәдәният бүлекләре җитәкчеләре катнашачак.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең беренче утырышы узганнан соң, комиссия җитәкчесе Марат Әхмәтов район башлыклары белән җитди сөйләшүләр алып бара.

Исегезгә төшерәбез, 12 августта Марат Әхмәтов 11 район җитәкчелеген Арчада җыеп сөйләшкән иде. Чарада катнашкан районнарның милли мәгариф һәм милли мәдәният өлкәсендә башкарган эшләренә анализ ясалды һәм җитәкчелеккә татар теленә игътибарны арттыру буенча бурычлар куелды.

«Телгә хөрмәт уятуда җитәкчеләрнең шәхси үрнәге мөһим», — дигән фикер белдерде Марат Әхмәтов Арчада.

 

Рифат Каюмов

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев