Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Бер “ботак”ны эзләү 10-20 мең сумга төшә

Татарстан дәүләт архивы уздыра торган бәйгеләр, чаралар бихисап. Архив эше буенча Татарстанның Дәүләт Комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова алар белән тулырак Министрлар Кабинетында узган брифингта таныштырды. Быел беренче тапкыр “Гаилә архивыңны тапшыр” чарасын уздырганнар.

“Адымнар” полилингваль комплексында “Минем шәҗәрәм” бәйгесендә җиңүчеләрне котладылар. Пандемия монда да үзенекен иткән, былтыр бәйгедә чит төбәкләрдән дә катнашучылар булса, быел Татарстан белән генә чикләнгәннәр. 
Әлмәттән Камил Сафуанов 13 буын бабасын тапкан. Бу эш белән аның бабасының әтисе шөгыльләнә башлаган булган, ул кулдан шәҗәрә агачын да ясаган. Камил исә бу эшне дәвам иттергән, барысын да заманча форматка күчергән. Бәйгедә барлыгы 40 кешегә истәлекле бүләкләр тапшырылган. 
Татарстан дәүләт архивы уздыра торган бәйгеләр, чаралар бихисап. Архив эше буенча Татарстанның Дәүләт Комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова алар белән тулырак Министрлар Кабинетында узган брифингта таныштырды. Быел беренче тапкыр “Гаилә архивыңны тапшыр” чарасын уздырганнар. Гадәттә, танылган кешеләрнең якыннары аларның истәлекләрен архивка тапшыра иде. Ә бу юлы гади авыл кешеләре әби-бабаларының сугыштагы истәлекләрен, фотоларын алып килгәннәр. “Өйдә кайбер фотолар, документлар югалырга да мөмкин. Ә архив – истәлекләрне мәңге саклый торган бердәнбер урын”, – ди Гөлнара Габдрахманова. 
Киләсе елга республикада шәҗәрә белән бәйле тагын ике зур проект көтелә. Шәҗәрәсе белән кызыксынучылар елдан ел артып бара. Быел гына да архивка үз нәсел буынын табарга теләп 2 меңнән артык кеше мөрәҗәгать иткән. Архивта бу өлкәдә түләүле хезмәттән файдаланырга да була. Әти яки әни ягыннан бер “ботак” туганнарны ачыклау 10-20 мең сумга төшә.  
Татарстан – архивларны цифрлы трансформация буенча Россиядә иң яхшы эшләүче регион булып санала. Киләсе елга Татарстанга Россия-Кытай комиссиясе киләчәк. Безнең архивчылар исә аларны яңа форматта архив эшенә өйрәтәчәкләр. 

 

Эльвира Мозаффарова

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев