Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

"Бөек Болгар" фестиваленә быел билетсыз гына кертәләр

26-27 сентябрь көннәрендә Болгар шәһәрендә “Бөек Болгар” урта гасырлар сугышлары фестивале узачак. Башка еллардан аермалы буларак, быел фестивальгә керү өчен билетлар сатып аласы түгел, тамаша бушлай күрсәтелә.

Моннан тыш, фестивальдәге мастер классларны онлайн карап булмаячак, ди чараны оештыручыларның берсе, “Путешествие в прошлое” агентлыгы директоры Алексей Кокурин.

Аның каравы, остаханәләрнең роликларын фестиваль тәмамланганнан соң социаль челтәрләрдә карарга мөмкин булачак.

Гадәттә бу уеннар җәй көне үткәрелә иде. Әмма пандемия нәтиҗәсендә кичектерелгән. Шулай булса да оештыручылар фестивальне тамаша кылырга теләүчеләр күп булыр дип өметләнә. 

 

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X