Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Базарлы Матак авылында Әнвәр Залаков исемендәге сквер ачылды

Әлки районының Базарлы Матак авылында яңа җәмәгать урыны ачылу тантанасы булды.

Анда Татарстан премьер-министры урынбасары – республиканың авыл-хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров, «Татмелиорация» траст компаниясе җитәкчесе Рөстәм Сөнгатуллин, «Кызыл Шәрык» агрохолдингы генераль директоры Адель ХәйруллинӘнвәр Залаковның хатыны Ландыш Абдул кызы, балалары, оныклары, туганнары, бар республика буенча хезмәттәшләре, «Сельхозхимия» берләшмәсенең элеккеге хезмәткәрләре килгән иде.

«Без бүген исеме авыл хуҗалыгы җитештерүчәнлеге һәм республиканың мелиоратив төзелеше үсеше белән бәйле булган скверны ачу тантанасында катнашабыз. Әнвәр Залаков 1971 елдан 1991 елга кадәр Әлки районында хезмәт иткән. Башта «Татсельхозтехника» бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары, аннары 1979 елдан районның «Татагрохим» берләшмәсендә рәис булып эшләгән», – диде район башлыгы Александр Никошин.

Аның эшчәнлеге дәверендә җылы гаражлар, төзекләндерү остаханәләре белән көчле җитештерү базасы тудырыла. Анда эшне яхшы башкару өчен, бар шартлар да булдырыла. Берләшмә эшчеләре өчен бар коммуналь уңайлыклары булган бистә төзелә. 2012 елдан район үзәгенең бер урамы Әнвәр Залаков исемен йөртә. Авылдашлар рәхмәт йөзеннән аның исемен шулай мәңгеләштерде.

«Без Залаков исемен йөртүче матур урамда урнашкан паркка кайттык. Ул минем дәү әти һәм әтием белән бергә эшләде. Минем тәрбияләүдә дә аның өлеше зур. Ул көчле җитәкче иде, кайчакта кырысрак та булгандыр, әмма ул уртак эшләр һәм хезмәт кешеләренең иминлеге өчен чын йөрәгеннән борчылып яшәде. Бакча озак еллар яшәсен, балаларның шат авазы биредә тынмасын», – диде Марат Җәббаров.

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев