Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Бауман урамында казанлылар «Зәлидә» уйнаячак

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектын хореографлар Сәидә Минубаева һәм Гөлсинә Галимуллина үткәрәчәк.

9 нчы августта Бауман урамында казанлылар һәм шәһәр кунаклары җырлы-биюле «Зәлидә» уенын уйнаячаклар. «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының чираттагы ачык чарасы җанлы музыка астында узачак.

Уен барышында барлык теләүчеләр татар халык биюенең төп хәрәкәтләрен өйрәнә алачак. Дәресне халыкара конкурс-фестивальләр лауреаты, халык биюләре педагог-хореографы Сәидә Миннебаева, фламенко биюе остасы, хореограф Гөлсинә Галимуллина үткәрәчәк. Биючеләргә баянчы Газинур Равилов, төрле музыка уен коралларында уйнаучы Айдар Әбдрәхимов, кубызда уйнаучы Фәнил Вилданов ярдәмгә киләчәк.

«Зәлидә» – элек-электән халкыбыз тарафыннан яратып уйналган җырлы-биюле уен. Аның барышында гармунчы уртада гармун уйный, башкалар аның тирәли түгәрәктә җырлап бии. Элек татар яшьләре кичләрен бергә җыелып, әлеге уенны уйный торган булган. Аның барышында катнашучыларга төрле җәзалар бирелгән. Кемгә нинди җәза эләгә, шуны үтәргә тиеш булган. Гомумән алганда, уен барышында катнашучылар күңел ачып кына калмый, тапкырлык, җитезлек, өлгерлекләрен дә сыный.

Бауман урамындагы «Зәлидә» уены вакытында музыкантлар белән биючеләр тандемда эшләячәк, музыкантлар үзләре дә әлеге уен катнашучыларына әвереләчәк. Баян белән бергә кубызның да яңгыравы уенга дәртлелек, ритм өстәячәк. Әлеге мастер-класс – татар биюе буенча осталыкны шомартыр өчен менә дигән мөмкинлек.

Мастер-класс Бауман урамы буенча 24 нче номерлы йорт каршында 19:00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегендә.

Чара Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә үткәрелә. Оештыручы булып Казан Мэриясе белән берлектә Парклар һәм скверлар дирекциясе тора.

Исегезгә төшерәбез, быел Казанның җәмәгать киңлекләрендә «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының 5 җәйге спорт һәм иҗат дәресләре узды инде. Соңгысында балалар һәм аларның әти-әниләре брейкингның база хәрәкәтләренә өйрәнде. Проект очрашулары сентябрьгә кадәр уздырылачак. Узган елның җәйге сезонында 14 дәрес үткәрелде.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев