Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Баулы мәдәният хезмәткәрләренә мастер-класс күрсәтелде

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татар Дәүләт фольклор ансамбле Баулы мәдәният хезмәткәрләренә мастер-класс күрсәтте. Тамашачы урынына район мәдәният йорты директорлары, сәнгать җитәкчеләре һәм барлык учреждениеләрнең музыка укытучылары килде. Чара ТР президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе тарафыннан булдырылган нәфис сүз осталарының “Татар сүзе” проекты кысаларында оештырылды.

– Баулы халкын сагынып килдек, – ди ансамбль җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов. – Соңгы вакытта татарлык, татар телебез хакында сөйлибез. Тик аның турында сөйләгәнче, без аны үзебезнең гамәлебез, эшебез белән күрсәтсәк иде, чыгышларыбыз, милли киемнәребез белән.

– Безнең өчен бу концерт зур бүләк булды, – ди Яңа Шалты авылы мәдәният йорты директоры Гөлназ Вахитова. – Киемнәренә, үз-үзләрен тотышларына сокланмый мөмкин түгел. Алар күрсәткән чыгышлар, алар башкарган җырларны мин дәрес буларак кабул итәм. Һәм инде, әлбәттә, алар биргән зур тәҗрибә безгә үзебезнең эшне алып баруда зур ярдәм булачак.

– Бик матур, күркәм чара, безнең өчен бик кирәкле мастер-класс булды, – ди Кызылъяр авылы мәдәният йорты сәнгать җитәчесе Ләйсән Гамирова. –Безнең Кызылъяр мәдәният йортында да бик күп түгәрәкләр эшләп килә, шул исәптән фольклор түгәрәге дә бар. Бүгенге сәхнә осталарының һәр чыгышын, һәр хәрәкәтен карап, сокланып утырдым.

 

bavly-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев