Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Балет артистлары Бауман урамында татар халык биюе буенча мастер-класс үткәрделәр

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты кысаларында дәресләр җәй ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Кичә Казанның Бауман урамында татар халык биюе буенча мастер-класс булды. «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты кысаларында дәресләр җәй ахырына кадәр дәвам итәчәк.

 

Мастер-классны Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артистлары Данил Исхаков һәм Алия Мөхәммәтгалиева, «Казан» бию ансамбле солисты Дамир Насретдинов, шулай ук халыкара конкурс-фестивальләр лауреаты, халык биюләре педагог-хореографы Сәидә Миннебаева үткәрде, дип хәбәр итә Казан шәһәре Башкарма комитетының Телләр культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге.

Дәрес вакытында казанлылар «Түгәрәк уен», «Кое», «Пешмәгән» татар халык уеннарына кушылдылар. Мастер-класста катнашучылар профессиональ хореографлар җитәкчелегендә татар халык биюенең «беренче татар йөреше», «үкчәбаш», «борма», «чалыштыру» кебек төп хәрәкәтләрен өйрәнделәр. «Мондый чараларны без күптән көттек. Мастер-класс үткәрү турында белгәч, бик сөендем, апаларны да чакырдым», – дип сөйләде мастер-класста катнашучыларның берсе Мансура Хафизова.

«Биредә без традицион татар биюен күрсәтәбез, ул уеннар белән бергә үрелеп бара. Элегрәк егетләр-кызлар кичләрен шундый җыр-биюле уеннар оештырган, анда уен һәм бию бер-берсеннән аерылмаган. Хәзерге вакытта башкарыла торган татар биюенең хәрәкәтләре XX гасырның башына барып тоташа», – дип билгеләде Сәидә Миннебаева.

Искәртеп узыйк, «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты Казан Мэриясе тарафыннан Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә уздырыла. Быел паркларда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының өч җәйге спорт һәм иҗат дәресләре узды. Кабан күле яр буенда узган беренче дәрестә 500 казанлы «Ярмәк вагы» татар биюе нигезләре буенча мастер-класста катнашты. Проектның икенче дәресендә казанлылар чечеткага өйрәнде. Горки-Әмәт урманында узган өченче мастер-класс аэробикага багышланган иде. Очрашулар сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Узган елның җәйге сезонында 14 дәрес үткәрелде.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев