Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Балаларын ялгыз гына тәрбияләүче әтиләр һәм әниләргә өстәмә түләүләр булачак

Көз көненнән алып, балаларын ялгыз гына тәрбияләүче әтиләр һәм әниләр өстәмә түләүләр ала башлаячак. РФ Дәүләт Думасы моңа кагылышлы закон проекты эшли, дип яза “Мәгълүматлар федераль агентлыгы”.

Закон проектын эшләүчеләр алимент фонды булдыруны сорый. Әлеге фонд бюджетыннан ялгыз әти һәм әниләргә акча түләү күздә тотыла. Әмма бу түләүләр баланың әтисе яисә әнисе алиментлардан качып йөргән очракта гына каралган.

Фонд казнасының бер өлеше бюджет хисабына, ә икенче өлеше исә алимент түләүдән качкан әти-әниләрне тапкан очракта, шул бурычлар хисабына тулыланыр дип планлаштырыла.

Яңа төр түләүнең суммасы әлегә билгеле түгел, әмма аның яшәү минимумының яртысыннан да азрак булмаска тиешлеге мәгълүм.

Билгеле булганча, 2019 елда Россиядә алиментлар буенча бурычлар 152 млрд сумнан артык иде. 2018 ел белән чагыштырганда, бурыч суммасы 13 процентка арткан.

 

Шәһри Казан

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев