Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Балалар филармониясенең беренче артистлары

Казан филармониясендә балалар филармониясе оештырылуы турында күпләр ишетеп өлгергәндер. Ниһаять, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында булып узган матбугат очрашуында балалар филармониясенә сайланган берничә нәни җырчы, музыкант белән танышырга, аларның осталыгын күрергә мөмкинлек булды.

Балалар филармониясенә җырчы, биюче, музыка уен коралларында уйнаучылар кабул ителә. Алар белән «Казан» бию ансамбленең җитәкчесе Чулпан Закирова, җырчы Гөлназ Гафурова һәм талантлы музыкантыбыз Наил Сәгъдиев шөгыльләнәчәк. Матбугат очрашуында беренче шәкертләре белән таныштырганчы, алар эшнең барышы турында сөйләде. Балалар филармониясе күренекле җырчы, биюче, музыкантларыбызга алмаш әзерләү максатыннан оештырыла. Кабул иткән вакытта төп шартларның берсе – татар телен белү. Балаларның моңа кадәр җырга, музыкага, биюгә азмы-күпме өйрәнгән булулары да бик мөһим. Әмма теләкләре зур булганда, бүтән милләт балаларын да кабул итәргә әзер булуларын әйттеләр, чөнки киләчәктә программада дөнья халыклары җыр, биюләре, инструменталь әсәрләре дә булачак. Нәниләрне берьюлы җырларга да, бию хәрәкәтләре ясарга да өйрәтү каралган. Шуңа өстәп яшь җырчы, биюче берәр музыка уен коралында уйный белсә, тагын да шәп булачак. Чөнки заман төрле яктан әзерлекле, күп төрле талантларга ия артистлар үстерүне таләп итә. Берничә көн дәвамында уздырылган кастингка кырыклап бала килгән. Алардан унысын сайлап алганнар. Республикабыз районнарыннан килергә теләк белдереп шылтыратучылар булса да, балалар нигездә Казанда яшәүчеләр арасыннан сайланган,чөнки киләчәктә атнага ике-өч тапкыр филармониядә алар өчен дәресләр, репетицияләр оештырылачак. Шулай да Казанга якын районнардан, әйтик Биектаудан берничә бала бар, ди. Әмма кастинларны белми калган ата-аналар кайгырмасын, чөнки филармониягә балаларны җырлатып, биетеп карау тәкъдиме белән кайчан теләсәләр, шул вакытта мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Төп максат – талантлы баларны табу бит. Бу эштә исә вакыт чикләүләре юк.

Матбугать очрашуында яшь җырчылар Эмилия Галимҗанова, Сәидә Гарифуллина һәм музыкант Илсаф Сафин белән танышырга мөмикнлек булды. Барысы да матур итеп татарча сөйләшә. Үзләрен чын артистларча итәгатьле, матур тота белә. Нәни артистлар үзебезчә милли итеп тегелгән күлмәкләр кигән. Осталыклары да сокланырлык. Болай булгач, була, Алла боерса.

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев