Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

“Бал кортлары 21 казыбызны чагып үтергән. 88 яшьлек әниебез дә чак исән калган”

Шәүкәт абый әйтүенчә, усал кортлардан котылырга кирәк. Безнең җирлектә кортлар бик усал икән. Ә Карпат, Карник кебек нәселле кортлар йомшаграк була ди.

Балтач районының Кенәбаш авылында бал кортлары Руфия Хөснетдинова хуҗалыгындагы казларны чагып үтергән. 
– Барысы 25 казлары булган, дүртесе генә исән калган. Аларның да берсе сукыр, берсе үлә алмыйча ята, – дип сөйләде безгә Руфия апаның энесе Зөфәр абый. – Казларны коткарам дип ишегалдына чыккан 88 яшьлек әниебезне дә чакканнар. Чак исән калган. Фельдшерны чакырткан булганнар, аны да безгә кергән вакытта чагып алганнар әле. Ишегалдындагы үлгән кортларны күрсәгез сез, җир тулы корт. Әле бу вакытта күршеләрдә лапас та эшли торган булганнар. Андагы бер бабайны да кортлар чаккан. Фельдшерны чакыртып, укол ясатып кына коткарып калганнар диделәр. Мондый хәлнең беркайчан да булганы юк иде. 

Кортларның шулай азынуын ул салкын көндә бал аерту белән бәйләп аңлата. Андый вакытта кортлар бик борчыла, чөнки җылы булмагач, барысы да өйдә, бал җыярга очып китмиләр. Бал аерганда болай да котыра алар, ди Зөфәр абый. 

Тәҗрибәле умартачы Шәүкәт абый Хәйруллин да салкын көнне бал аертырга кушмый.  
– Җылыда бал җыярга чыгып китәләр. Ә салкын көнне ояда калалар. Бал кортлары исә ояга кергәнне яратмый. Кич белән карасаң да шундый ук хәл булырга мөмкин. Атларны чакканын ишеткәнем бар иде, казларны беренче тапкыр ишетәм, – ди ул. 

Шәүкәт абый әйтүенчә, усал кортлардан котылырга кирәк. Безнең җирлектә кортлар бик усал икән. Ә Карпат, Карник кебек нәселле кортлар йомшаграк була ди. 

– Умарта тотасың икән, күршеләрең аңардан зыян күрмәслек булсын. Корт аркасында конфликт булырга тиеш түгел, – ди Шәүкәт абый.  

 

Дилбәр Гарифуллина

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев