Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Бакый Урманче исемендәге премиянең акчалата суммасы 200 мең сумга кадәр арткан

Эшләр 1 марттан 1 апрельгә кадәр кабул ителәчәк.

Татарстанда рәсем сәнгате һәм сәнгать белеме өлкәсендә уздырыла торган Бакый Урманче исемендәге премиянең акчалата суммасы 200 мең сумга кадәр арткан.

Татарстанда рәсем сәнгате һәм сәнгать белеме өлкәсендәге иң абруйлы бәйгеләрнең берсе — Бакый Урманче исемендәге премия 2003 елдан бирле оештырыла. 2009 елдан башлап, премия ике елга бер тапшырыла. Элегрәк бәйгене декабрьдә игълан итеп, рәссамның туган көнендә — 23 февральдә нәтиҗә ясасалар, быел — 23 февральдә игълан иттеләр.

Бәйгегә эшләр 1 марттан 1 апрельгә кадәр кабул ителәчәк. Бәйгегә соңгы өч елда иҗат ителгән әсәрләрне юлларга мөмкин. Бу хакта Татарстанның мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә әйтте.

«Без быел Бакый Урманче исемендәге премиянең акчалата бүләген арттырдык. Биш номинациядә җиңүчеләргә премия бәясе 200 мең сумга кадәр күтәрелде. Һәр җиңүче 200 мең сум акча алачак», — диде Дамир Натфуллин.

«Татар-информ» хәбәрчесенә билгеле булганча, Бакый Урманче исемендәге премия соңгы мәртәбә 2017 елда тапшырылган булган. Ул елны җиңүчеләргә 100 мең сум акча бирелгән.

Дамир Натфуллин башка төбәкләрдә иҗат итүче профессионал рәссамнарны, сынчыларны, сәнгатьне өйрәнүчеләрне дә бәйгедә катнашырга чакырды.

Мәрҗани исемендәге Тарих институтының баш фәнни хезмәткәре Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова жюри әгъзалары бәйгегә килгән эшләрнең, беренче чиратта, миллилегенә игътибар итәчәген әйтте. 

 

 

«Бу бәйгедә милли үзенчәлекле әсәрләр булырга тиеш. Әсәрләр хәзерге көн сәнгате таләпләренә дә туры килсен, милли образлар да булсын. Рәссам үзенең осталыгын да күрсәтергә, милли тормышыбызны да яктыртырга тиеш. Без монда шундый ике яклы максатны күздә тотабыз», — диде Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова.

 

Рифат Каюмов 

 «Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев