Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

«Авыл укытучысы» программасы буенча Татарстан авылларына укытучылар эшкә кайткан

Авыл мәктәпләренә кайтачак укытучылар барысы да 1 млн сум күләмендә акчалата бүләк алачак.

«Авыл укытучысы» федераль программасы буенча, Татарстанда авыл җирлегендә эшләү өчен 13 педагог җәлеп ителгән. Мәгариф хезмәткәрләренә финанс ярдәме турында Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте. 

Авыл мәктәпләренә кайтачак укытучыларның җидесе — Татарстаннан, икесе — Самара өлкәсеннән. Чиләбе, Ульяновск, Оренбург, Киров өлкәләреннән берәр кеше кайткан. Алар барысы да 1 млн сум күләмендә акчалата бүләк алачак.

2019-2020 уку елында «Оста мөгалим» гранты гамәлгә куелган. Конкурс сайлап алу нәтиҗәләре буенча, 50 кеше 71 мең 500 сум күләмендә акчалата бүләкләнгән.

Татарстанның Мәгарифне үстерү институты быел «Мәгариф» илкүләм проектының «Киләчәк укытучысы» федераль проекты кысаларында, 16,5 млн сумлык грант откан. 

2019-2020 уку елында «Безнең яңа укытучы», «Безнең иң яхшы методист», «Иң яхшы мәктәп директоры», «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен иң яхшы белем бирү оешмасы педагогы», «Бөтенроссия укучылар олимпиадасының йомгаклау этабы җиңүчеләре һәм призерларын әзерләгән педагогик хезмәткәрләргә ярдәм», «Татар теле һәм әдәбиятыннан Республика һәм Халыкара олимпиадалары призерлары һәм җиңүчеләрен әзерләгән өчен татар теле һәм әдәбияты укытучыларына ярдәм» кебек грантлар да гамәлгә ашырылган. 

«Балалар бакчалары хезмәткәрләренең уртача эш хакы 30,2 мең сум, балалар бакчалары мөдирләренеке — 38 мең сум. Мәктәп директорларының уртача хезмәт хакы 46,3 мең сум тәшкил итә, мәктәп укытучылары уртача 38 мең сум ала», диелә хәбәрдә.

 

Гөлнар Гарифуллина 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев