Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Арчада Зиннур Хөсниярның «Хур кызлары» романына багышланган очрашу булды

"Хур кызлары" дигән романы буенча укучылар белән конференция узды.

Ул очрашуны Арча үзәк китапханәсе хезмәткәрләре оештырды. уйландыра торган очрашу булды ул. Язучылар күп. Әмма үзешчән язучылар күбрәк вакыйга сөйләү белән мавыгалар. Вакыйгаларны язу ул әдәби әсәр түгел. Образлы итеп жанрны тудыра белергә кирәк. Хикәя, повесть, роман язу ансат эш түгел. "Үзешчәннәргә киңәшләрегез", -- дип тә сорадык язучыдан. "Күп укырга кирәк, -- диде Зиннур Хөснияр. -- Мин малайны кечкенәдән укырга өйрәттем. әлбәттә баланың укыйсы килмәде. Әмма мин мәҗбүр иттем. Татарчаны да, урысчаны да, инглизчәне дә укырга өйрәнде малай. Хәтта качып укый башлады. Хәзер ул финансист булып эшли. "Әти, китап уку мине уйлый, фикерли, яза белергә өйрәтте", -- ди хәзер. Зиннур Хөснияр башлап язучыларга да шушы фикерне әйтте. Күп укырга кирәк. Классикларның әсәрләрен укып өйрәнергә. 

 

Румия НАДРШИНА

"Арча хәбәрләре"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев