Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

А.Попова: «Татарстан инфекция таралуга каршы тору чаралары буенча илдә иң яхшы нәтиҗәләрнең берсен күрсәтә»

Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе Казанга эш визиты белән килде.

Татарстан Республикасында пандемия һәм яңа коронавирус инфекциясе белән көрәш башланганнан бирле бер минут та паникалы кәеф булмады. Татарстан Россия төбәкләре арасында яңа коронавирус инфекциясенә каршы көрәш шартларында эшнең нәтиҗәлелеге һәм системалылыгы буенча беренче урыннарның берсендә тора. Бу хакта бүген Казанда узган  Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең коллегия утырышында Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе – РФ баш дәүләт санитария табибы Анна Попова белдерде. Коллегия Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.

Утырышта катнашучылар алдында чыгыш ясаганда, Анна Попова, аерым алганда, Татарстан, профилактика һәм COVID-19 таралуына юл куймау кысаларында, яңа коронавирус инфекциясе таралуның минималь саны белән чыкты, монда мәктәпләрдә дә, хастаханәләрдә дә инфекция таралуга юл куелмады, дип билгеләп үтте.

«Минем бердәм строй булып, иңгә-иң куеп, шушы вахтага баскан, һәм хәзергә кадәр китмичә, постын ташламаучыларга зур рәхмәт әйтәсем килә. Бу, минем карашка, зур хезмәт кенә түгел, ә бөек батырлык та», – диде А.Попова.

Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе ассызыклаганча, куркынычсызлык чараларын үтәүче һәм белгечләр киңәшләрен тотучы кешеләрнең ышанычын аклау бик мөһим. «Барлык дәрәҗәдәге хакимиятнең тырышлыкларын берләштерү булды. Кешеләр безгә ышана, һәм без бу ышанычны акларбыз», – диде ул.

«Без сезнең эшләгәнегезне күрәбез һәм бәялибез. Сезнең саннар төгәл һәм тигез. Эш тоткарлыксыз, паникалы кәефсез җайга салынган. Җәйге чорда балалар сәламәтләндерү лагерьларында ял иткән. Ә сентябрьдә балалар мәктәпкә, студентлар югары уку йортларына китте. Болар барысы да – уйлап эшләнгән гамәлләр, системалы эш нәтиҗәсе», – диде спикер.

Моннан тыш, А.Попова сүзләренчә, Татарстан –  Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте күрсәтмәләрен, санитар-эпидемиологик таләпләрне бозган өчен штрафлар саны буенча лидер. «Бу күрсәтмәләрнең үтәлешен контрольдә тотуыгыз, аларның үтәлешен таләп итүегез турында сөйли», – диде ул.

Коллегия тәмамланганнан соң массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре сорауларына җавап биреп, Анна Попова болай диде: «Татарстан Республикасы инфекция таралуга һәм аларның нәтиҗәлелегенә каршы көрәш чаралары буенча илдә иң яхшы нәтиҗәләрнең берсен күрсәтә. 100 мең кешегә уртача бер тәүлеккә авырулар саны күрсәткече соңгы алты ай дәвамында иң түбәннәрнең берсе. Республикада коронавируска тест үткәрү дәрәҗәсе беркайчан да Россия Федерациясе Хөкүмәтенең норматив актлары белән бирелгән дәрәҗәдән түбән түгел».

РФ баш санитар табибы билгеләп үткәнчә,Татарстанда коронавирус инфекциясенең авыр узу очраклары Россия буенча уртача күрсәткечтән кимрәк, ул чак кына 3%-тан артып китә. Тулаем алганда, Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте башлыгы республикада кабул ителгән системалы чаралар һәм аларның үтәлешен катгый контрольдә тоту яхшы нәтиҗәләр бирүен әйтте, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев