Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

«Алтын каләм» фестиваленең Гран-при ияләре билгеле

Гран-прига Биектау районыннан Анастасия Миронова һәм Әтнә районыннан Булат Мөхәммәтҗанов ия булды.

Казанда «Алтын Каләм — Золотое перо» XXVI республика балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивале тәмамланды. Гран-прига Биектау районыннан Анастасия Миронова һәм Әтнә районыннан Булат Мөхәммәтҗанов ия булды.

Алар ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә республика бюджетыннан бүлеп бирелгән грант акчалары хисабына КФУда «журналистика» белгечлеге буенча укыячак.

Фестивальнең биш көне дәвамында 10-20 яшьлек яшь журналист — йөзгә якын кеше профессиональ редакция режимында эшләде. Бөтен эш ике дәүләт телендә: рус һәм татар телләрендә алып барылды. Газеталар, подкастлар, теле-, радиотапшырулар һәм бик күп репортажлар әзерләнде.

«“Алтын каләм — Золотое перо» фестивале инде күп еллар үзенең кирәклеген раслый. Кичә дә, бүген дә, алга таба да ул яшь талантларыбызны иҗади юлга җибәрә торган төп конкурсларның берсе булачак. Мин бу фестиваль белән бик горурланам. Күп кенә катнашучылар танылган журналистлар булды, алар төрле басмаларда, хәтта чит илләрдә эшли. Журналистика — ул хезмәт. Сез моңа әзер булырга тиеш», — диде Татарстаннан РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов җиңүчеләрне бүләкләгәндә.

 

Бүләкләү тантанасында шулай ук «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков катнашты. Ул журналистның җәмгыять өчен иң кызыклы һәм файдалы һөнәрләрнең берсе икәнлеген искәртте. Аның сүзләренчә, «Татмедиа» АҖ бу өлкәдә үзен күрсәтергә теләгән талантлы яшьләрне кабул итәргә һәрвакыт әзер.  

 

 

Арсений Кәримов 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X