Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Алмаз Миргаязов: “Ешлык юк, дип елап утырмадык!”

Китапны хәзер укып кына түгел, тыңлап та була, дип хәбәр итте бүген президентыбыз Рөстәм Миңнеханов инстаграм аккаунтында. Моңа кадәр тиңе булмаган уникаль милли радио - “Китап” үз эшен Казанда 98, 6 ФМ ешлыгында башлап җибәрде.

Аның тарихы 2019 елның 27 сентябреннән башлана. “Бу көнне без Мәскәүдә икенче тапкырдан татарча милли радио эшләтү хокукы алып кайттык. Шушы рөхсәт булганнан соң, гадәттә, ел ярым-ике елга кадәр сузылган документ эше башлана. Безнең 2020 елның җәендә үк ачылу мөмкинлеге бар иде. Кызганыч, пандемия сәбәпле эш тоткарланды. Ләкин ешлык рәсмиләштерергә мөмкинлек юк, дип елап утырмадык. 2020 елның 1 маенда AppStore һәм PlayMarket мәйданчыкларында мобиль кушымтаны эшләтеп җибәрдек. Алар аша безне 13 меңгә якын кеше тыңлый”, – дип хәбәр итте радионың концепция авторы, баш мөхәррире Алмаз Миргаязов.

Ешлык исә тагын да киңрәк аудиториягә чыгарга ярдәм итә. Хәзер радионы Казан һәм аңа якын районнарда бөтен мөмкин булган радиоҗайланмаларда тыңлап була. “Бу радио уңышлы дип табылса, Татарстанның һәм Россиянең башка урыннарында да ешлык булдыру турында уйларбыз”, – диде баш мөхәррир.

 

Динара Миннекаева

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев