Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Алексей Песошин социаль-икътисади үсеш территориясендә эшчәнлек буенча утырыш уздырды

Утырышта тәкъдим ителгән ун проект барысы да хупланды.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Чаллы», «Түбән Кама», «Яшел Үзән» һәм «Чистай» өстенлекле социаль-икътисади үсеш территорияләрендә (ТОСЭР) эшчәнлек алып бару турында килешүләр төзүгә гаризаларны карау буенча комиссияләр утырышын уздырды. Барлыгы 10 инвестпроект каралды. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.

«КазаньЭкспресс Фулфилмент» компаниясе «Яшел Үзән» ТОСЭР территорисендә фулфилмент-үзәк төзелеше буенча проект тәкъдим итте. Проект кысаларында 300 дән артык эш урыны булдыру планлаштырыла.

«ИТЛЕ КИТЧЕН» компаниясе көндәлек рацион өчен әзер туклану продуктлары җитештерү буенча проект тәкъдим итте. Компания әзер продуктлар җитештерүне «Яшел Үзән» сәнәгать мәйданчыгында җайга салуны һәм ТОСЭР салым режимыннан файдалануны планлаштыра.

 

 

«Бәхетле» компаниясе «Яшел Үзән» ТОСЭР территориясендә җитештерү-склад комплексы төзелеше буенча проект тәкъдим итте. Барлыгы 618 яңа эш урыны булдыру планлаштырыла. Түбән Камадан «Русские криогенные системы» компаниясе белән килешү төзүгә гариза кергән. «КАМА ТЕХНОЛОГИЯ» компаниясе көнкүреш техникасы өчен пыяла җитештерү заводы проектын тәкъдим итте. Предприятиенең җитештерү көче Түбән Камада елына 350 мең кв. м. продукция җитештерүгә мөмкинлек бирәчәк.

«Чистай» ТОСЭР территориясендә транспорт чаралары белән идарә итү өчен цифрлы системалар компонентларын җитештерүне оештыру планлаштырыла. Проектның инициаторы «МЕТТЭМ Автомобильные компоненты» компаниясе. «Камский пекарь» компаниясе Чистай шәһәрендә икмәк заводы проектын тәкъдим итте. Проектны гамәлгә ашыру кысаларында 16 яңа эш урыны булдырылачак.

Чаллыдан ике гариза кергән. Беренчесе — «КМД НЧ» компаниясеннән, йөк автомобильләренә запас частьләр җитештерү заводы проекты. Икенчесе — «Дарлетто» компаниясеннән, проект джемнар һәм кондитер эшләнмәләре җитештерергә ниятли. Утырышта катнашучылар барлык тәкъдим ителгән проектларны да хупладылар. 

 

"Татар-информ"

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X