Мәдәни җомга

Актанышта ясалган «Акыллы мәктәп» проекты Татарстан мәктәпләрендә кулланылачак

«Акыллы мәктәп» системасы дәрескә кыңгырауны автомат рәвештә бирү, укырга килүчеләрне теркәү, ата-аналарга хәбәрләр җибәрү кебек функцияләрне үти.

Актанышның Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында «Акыллы мәктәп» дип атала торган система төзелгән. Гимназия директоры урынбасары Фирзәр Әюпов әлеге система киләчәктә Татарстанның барлык мәктәпләренә кертеләчәген әйтте. Бу хакта ул Zoom кушымтасында узган конференциядә сөйләде.

«Акыллы мәктәп» системасына дәрескә кыңгырауларны автомат рәвештә бирү, укырга килүне теркәү, ата-аналарга хәбәрләр җибәрү, медиаҗиһазлар белән идарә итү, туклануны хисаплау системалары, эчке веб-сайт, чат-бот һәм мобиль кушымта керә», — диде ул.

Аның сүзләренчә, укытучылар һәм укучылар бу системаны файдаланучылар гына түгел, аны камилләштерүчеләр дә булачак. «Акыллы мәктәп»не баетуда программалаштыру түгәрәкләренә йөргән балалар да катнашачак. Милли һәм федераль проектлар — илебезне алга илтәргә тиешле җитди адымнар ул. Россия күләмендә барган уңай үзгәрешләрдә безнең дә өлешебез булу зур шатлык», — диде Фирзәр Әюпов. 

 

Актанышның Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты — республикада «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль проектын тормышка ашыруда катнаша торган бердәнбер мәктәп. Гимназия-интернатта миллиардер Игорь Рыбаков һәм Екатерина Рыбакова оештырган Рыбаков Фондының республикада бердәнбер тәҗрибә мәйданчыгы урнашкан. 

 

Зилә Мөбәрәкшина

"Татар-информ"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: