Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Аккош күле һәм Каенлыктагы Сабан туе Казан бюджетына 31,1 миллион сумга төшәчәк

Планлаштырылган спорт чаралары арасында милли көрәш, бүрәнәдән йөрү, багана башына менеп әтәч алу кебек ярышларны атап үтәргә мөмкин.

Казан хакимияте Аккош күлендә һәм Дәрвишләр бистәсендәге Каенлыкта Сабантуй бәйрәмен оештыруга тендер игълан итте. Дәүләт сатып алулары сайтында шул хакта мәгълүмат урнаштырылган.

Әлеге ике урында бәйрәмне үткәрү 31,1 миллион сумга (Аккош күлендә – 16,6 миллион, Каенлыкта – 14,5 миллион) төшәчәк. Кунакларның гомуми саны 15 мең кеше тәшкил итәр дип көтелә.

Каенлыктагы Сабан туе кунакларын алты сәгатьлек мәдәни программа көтә. Планлаштырылган спорт чаралары арасында милли көрәш, бүрәнәдән йөрү, багана башына менеп әтәч алу кебек ярышларны атап үтәргә мөмкин. Җиңүчеләрне телевизор, планшет һәм смартфон кебек бүләкләр көтә. 

 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев