Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

«Ак Барс» хоккейчылары елның беренче уенында җиңде

«Ак Барс» — «Динамо» матчы исәбе 2:1.

Бүген Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда «Ак Барс» хоккей командасы Мәскәүнең «Динамо»сы белән көч сынашты. «Ак Барс» өчен 2021 елның беренче уены 2:1 исәбенә тәмамланды. Җиңүне Казан командасы яулады.

Финляндия һөҗүмчесе Харри Песонен беренче тапкыр «Ак Барс» составында уйнады.

Беренче периодта голлар булмады.

Икенче период. Икенче минутта «Динамо» һөҗүмчесе Иван Игумнов беренче алканы кертте (0:1). Өченче минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Континенталь хоккей лигасында үзенең 300нче уенын үткәрүче Стефан Да Коста исәпне тигезләштерде (1:1).

Өченче период. Бишенче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Станислав Галиев гол кертте (2:1).

Командалар составы:

«Ак Барс»

Рейдеборн (Билалов);
Доус — Да Коста — Воронков, Викстранд — Мёрфи;
Галиев — Галимов — Зарипов, Яруллин — Журавлёв;
Песонен — Фисенко — Петров, Хенкель — Педан;
Дыняк — Любимов — Глухов (Емец), Юдин.
«Динамо»

Ерёменко (Бочаров);
Кагарлицкий — Шипачёв — Яшкин, Хиетанен — Чайковски;
Тарасов — Шипов — Игумнов, Миронов — Аланов;
Муранов — Ефремов — Алексеев, Зайцев — Сергеев;
Панкратов — Зайцев — Брызгалов, Волков — Прибыльский.
Киләсе матчта «Ак Барс» Чиләбенең «Трактор» командасына каршы уйнаячак. Уен Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда 8 гыйнвар көнне 17:00 сәгатьтә башлана.   

 

Гөлия Хәсбиуллина

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев