Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

«Ак Барс» хоккейчылары, бер алка да керттермичә, Түбән Новгород командасын отты

«Ак Барс» — «Торпедо» уенында алкалар өченче периодта гына капкага керде.

Бүген Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда «Ак Барс» хоккей командасы Түбән Новгород шәһәренең «Торпедо»сы белән көч сынашты. Уен 2:0 исәбе белән «Ак Барс» файдасына тәмамланды.

Беренче ике периодта голлар булмады.

Өченче периодта «Ак Барс» һөҗүмчесе Стефан Да Коста бозга чыкмады, ТНВ каналында хоккей уенын шәрехләүчеләр хәбәр итүенчә, ул әлеге уенда җәрәхәтләнгән. Периодның дүртенче минутында Кирилл Петров, «Торпедо» капкасына беренче алканы кертеп, исәпне ачты (1:0). Уен ахырында «Торпедо» капкачыны алтынчы мәйдан уенчысына алмаштырды, «Ак Барс» һөҗүмчесе Патрис Кормье көндәш команданың буш капкасына алка кертә алды (2:0).

Командалар составы:

«Ак Барс»

Рейдеборн (Билалов);
Доус — Да Коста — Тихонов, Лямкин — Мёрфи;
Воронков — Галимов — Зарипов, Педан — Хенкель;
Песонен — Кормье — Петров, Рукавишников — Юдин;
Лукоянов — Глухов — Любимов (Сафонов), Журавлёв.
 «Торпедо»

Тихомиров (Серебряков);
Чехович — Миле — Җафаров, Пайгин — Уайэдмэн;
Шенфельд — Шварц — Терри, Остин — Орлов;
Гончарук — Михеев — Варнаков, Марин — Мишарин;
Веряев — Белевич — Ураков (Дробин).


«Ак Барс» киләсе уенын шулай ук Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда үткәрәчәк. Казан хоккейчылары Риганың «Динамо» командасына каршы уйнаячак. Матч 19 гыйнвар көнне 19:00 сәгатьтә башлана.  

 

Гөлия Хәсбиуллина

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев