Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

«Аһ туган каумем газиз!» әдәби бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр

Бәйгегә Төркиядән, Сүриядән, Башкортстаннан, Чувашиядән, Төмәннән, Сызраньнан һәм башка яклардан әсәрләр кабул ителгән.

«Казан утлары» редакциясе оештырган «Аһ туган каумем газиз!» дип аталган әдәби бәйгедә җиңүчеләргә дипломнарны «Татмедиа»да Татарстан Президенты карамагындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов тапшырды.

«Мондый конкурслар да безнең өчен аудитория булдыра. Бу үтеп керә торган матур чараларның берсе. Без бергәләп эшләсәк, бәлки, алга таба да үз укучыларыбызны сакларбыз», — диде ул бәйге уздыру идеясе белән чыккан «Казан утлары» редакциясенә һәм залдагы лауреатларга мөрәҗәгать итеп.

 

«Бу әсәрләр «Казан утлары”н баетып җибәрә, чылбыр кебек тарала, ахыр чиктә яхшы китапларга әверелә. Тагын бер үзенчәлек — безнең елдан-ел география киңәя», — диде журналның баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин.

Аның әйтүенчә, бәйгегә Төркиядән, Сүриядән, Башкортстаннан, Чувашиядән, Төмәннән, Сызраньнан һәм башка яклардан әсәрләр кабул ителгән.

 

 

«Хикәя» номинациясендә җиңүчеләр:

1 урын — Шәмсия Җиһангирова, Казан. «Килен капкасы»;

2 урын — Әнвәр Шәрипов, Чаллы. «Мәрсия»;

3 урын — Рифә Рахман, Казан. «Карга карынын кем белгән».

Кызыксындыру бүләге ияләре:

Ифира Хәлимова, Сүрия, Хәсәкә. «Бер гомеремә — ике дөнья»;

Солтан Шәмси, Казан. «Әшрәф бабай хөҗрәсе»;

Олеся Умарова, Үзбәкстанда туган, Башкортстанның Туймазы районында яши. «Яшел күзләр».

«Повесть» номинациясендә җиңүчеләр:

1 урын — Асия Юнысова, Казан. «Хатыннар сүрәсе»;

2 урын — Айзирәк Гәрәева, Төркия, Искешәһәр. «Истанбул малае»;

3 урын — Рафига Усманова, Башкортстан, Борай районы. «Ярлыкану бәхете».

Кызыксындыру бүләге ияләре:

Нурания Гыйльметдинова, Теләче, Олы Нырсы. «Хакыйкать кыл уртада»;

Фәтхулла Абдуллин, Түбән Кама. «Чәчкә идек илләрдә…»

Габит Фәрхетдинов, Саба районы, Байлар Сабасы. «Җәмнихан балкышы».

 

 

«Повесть» номинациясендә 1 урын — 100 мең сум, 2 урын — 80 мең сум, 3 урын — 60 мең сум. 20шәр мең сумлык өч кызыксындыру премиясе каралган.

«Хикәя» номинациясендә 1 урын — 50 мең сум, 2 урын — 40 мең сум, 3 урын — 30 мең сум. 15әр мең сумлык өч кызыксындыру премиясе каралган. 

 

 

Конкурс Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан тарихи хәтерне барлау, татар әдәбиятын, халкыбызның тарихын, язмышын, телен һәм мәдәниятен тасвирлаган милли темага язылган яңа әсәрләр белән баету, яңа авторлар табу, алар белән даими хезмәттәшлек итү максатында оештырылган. 

 

 

Рузилә Мөхәммәтова 

 «Татар-информ» 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев