Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

2021 елда Татарстанда илкүләм проект буенча 5 млрд сумга 245,7 км юл ремонтланган

«Имин һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча тагын өч зур проектка 7 миллиард сум юнәлтелгән.

Үткән ел Татарстанда «Имин һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проекты актив рәвештә гамәлгә ашырылды. Республикада 98 юл челтәре объектында барлыгы 245,7 километр юллар ремонтланды. Бу эшләргә 5 миллиард сумнан күбрәк акча тотылды, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы.

Моннан тыш, өч зур проектка 7 миллиард сум юнәлтелде. Аларның берсе — Казан — Шәмәрдән автомобиль юлын ремонтлау. Әлеге объект 2021 елда файдалануга тапшырылды. Калган ике объекттагы эшләр дәвам итә: Казанның Несмелов урамыннан М-7 трассасына кадәр төзелә торган юлны — 2023 елда, Зур Казан боҗрасы магистралендәге участокны 2024 елда кулланышка тапшыру планлаштырыла.

Шулай ук Казан һәм Чаллы агломерацияләрендә интеллектуаль транспорт системаларын кертүгә 370 миллион сум бүленгән. Бу финанс чараларына камералар, юл хәрәкәте көчен ачыклау датчиклары, хәрәкәт белән автомат идарә итү системалары, авырлык контроле системалары сатып алынган, юл хәрәкәте белән идарә итү платформаларын булдыру эшләре башкарылган.

Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путинның «май» указлары нигезендә 2019 елдан гамәлгә ашырыла. 

 

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев