Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

1938 елда татар телендә чыккан «Кызыл десант» китабын электрон форматта укып була

Афзал Шамов тәрҗемә иткән китапта 1920 елның көзендәге вакыйгалар, Кырымнан Кубаньга Врангель гаскәрләре керү турында сүз бара.

Татарстан Милли китапханәсе 1938 елда нәшер ителгән «Кызыл десант» китабын цифрлаштыру турында хәбәр итте.

Электрон китапханә совет язучысы Дмитрий Фурмановның «Qzьl desant» («Красный десант») татар телендә чыккан китабы белән тулыландырды, дип хәбәр итте китапханә.

Афзал Шамов тәрҗемә иткән бу китап латин графикасында 1938 елда чыккан. Биредә 1920 елның көзендәге вакыйгалар, Кырымнан Кубаньга Врангель гаскәрләре керү турында сүз бара.

Электрон китапханә порталында Дмитрий Фурмановның утызынчы елларда татар телендә чыккан башка китаплары белән дә танышып була. 

 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев