Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

1 майдан 10 майга кадәр Казанда җәмәгать транспорты ял көне графигы буенча эшләячәк

9-нчы майда җир өсте транспортының эш режимы 23.30 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

1-нче майдан 10-нчы майга кадәр Казанда җәмәгать транспорты ял көне графигы буенча эшләячәк. 9-нчы майда, Җиңү бәйрәме көнне, автобуслар, троллейбуслар һәм трамвайлар 23.30 сәгатькә кадәр йөриячәк, шул ук вакытта Кремль дамбасы аша йөрүче маршрутлар эше дә арттырылачак.

Шулай ук бәйрәм салюты вакытында метрополитен эше көчәйтеләчәк, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Транспорт комитетында.

Моннан тыш, бәйрәм һәм эшләми торган көннәрдә җәмәгать транспорты хәрәкәте схемасы үзгәрәчәк. Шулай итеп, 4-нче һәм 7-нче май 16.30 сәгатьтән 23.30 сәгатькә кадәр һәм 8-нче май 16.30 сәгатьтән 10-нчы май 8.00 сәгатькә кадәр, Меңьеллык мәйданында транспорт хәрәкәте өчен юллар ябылу сәбәпле 6, 15, 29, 35, 35а, 37, 47, 74, 75-нче номерлы автобуслар үзгәргән маршрутлар буенча хәрәкәт итәчәкләр.

Шәһәр үзәгеннән юнәлешендә:

15, 29, 75-нче номерлы автобуслар Уң як Болак урамы – Астрономия урамы – Лобачевский урамы – К. Маркс урамы – Батурин урамы – Кремль дамбасы, алга таба маршрут буенча;

6, 35, 37, 47-нче номерлы автобуслар, Мәскәү урамы - М.Межлаук урамы - Сул як Болак урамы - Лобачевский урамы - К.Маркс урамы - Батурин урамы - Кремль дамбасы, алга таба маршрут буенча;

74-нче номерлы автобус - Б.Шәһиди урамы - Чернышевский урамы - Сул як Болак урамы - Астрономия урамы - Лобачевский урамы - К.Маркс урамы - Батурин урамы - Кремль дамбасы, аннары маршрут буенча.

Шәһәр үзәгенә юнәлешендә:

6, 15, 29, 75-нче номерлы автобуслар Кремль яр буе урамы - Сәетгалиев урамы - Б.Шәһиди урамы, Чернышевский урамын - Сул як Болак урамы, аннары маршрут буенча;

35а, 37, 47-нче номерлы автобуслар Кремль яр буе урамы - Сәетгалиев урамы - Б.Шәһиди урамы - Чернышевский урамы - Мәскәү урамы, алга таба маршрут буенча;

74-нче номерлы автобус Кремль яр буе урамы - Сәетгалиев урамы буенча, аннары маршрут буенча.

2-нче номерлы «Г.Тукай мәйданы – Себер тракты урамы (боҗралы)» маршруты күрсәтелгән вакытта ябылачак.

 

https://kzn.ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев