Җырчы Алсу Казанда яңа шоу тәкъдим итә

Казандагы концерт барышында Анжела Вавилова исемендәге фонд вәкилләренә Алсу бер миллион сумлык сертификат тапшырачак.
Җырчы Алсу Казанда яңа шоу тәкъдим итә. Бу хакта чараны оештыручылар хәбәр итә.
20 еллык иҗат эшчәнлеге дәвамында якташыбыз шулай ук Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта концертлар бирә. Әлеге тамашалар аның декрет ялыннан соң беренче чыгышлары булачак. Программаны әзерләүдә ул шәхсән үзе катнашкан.
Программаны әзерләүчеләр фикеренчә, тамашачыны югары технологияле шоу көтә. Анда Көнчыгыш һәм Көнбатыш берләштерелгән. Программага яңа композицияләр дә, шулай ук җырчының визит карточкасына әверелгән һәм бөтен кеше яраткан хитлары да кергән.
Шул ук вакытта алар да яңа яңгырашта булачак. Оркестр һәм джаз аранжировкалары бию биты белән кушылып китә. Билгеле, тамашачыны сюрпризлар да көтә. Шулар арасында продюсер һәм телевидение алып баручысы сәләтен бергә туплаган бик танылган шоуменнарның берсе дә булачак.
Концерт – хәйрия чарасы. Аннан җыелган акча балалар йортларына, интернатларга, күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә, медицина учреждениеләренә һәм ветераннарга тапшырылачак.
Казанда концерт барышы көнендә онкология авырулы балаларга ярдәм итүче Анжела Вавилова исемендәге фонд вәкилләренә Алсу бер миллион сумлык сертификат тапшырачак.
Алсу «Россия Федерациясенең атказанган артисты», «Татарстан Республикасының халык артисты», «Иминлек өчен ЮНЕСКО артисты» исемнәренә ия. 16 яшендә ул «Евровидение» халыкара бәйгесендә катнашты һәм икенче урын яулады.
Фото: архив/Рамиль Гали
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/09/174824/
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
19 февраль 2021 - 06:10Рүзәл Юсупов: Милләтебезгә турылыклы булыйк!Елның бер ае үтеп китсә дә, туган тел проблемаларын хәл итүнең махсус программасы да, җитди гамәлләре дә күренми.47903
-
25 февраль 2021 - 15:43Буран эчләрендә буран Кышны бик яратам мин. Ябалак-ябалак яуган ап-ак карларын яратам... Әйтерсең лә бар җиһан акка төренгән... Безнең илаһи җаннарыбызны да пакьлек урап алган... Күңелдә рәхәт бер тойгы – аклык... Кышны рәхәт бер хисләр белән көтеп алам. Аның ишеп-ишеп яуган кары астында йөрергә яратам. Дуылдаган бураннары да үзенчә шомлы...2900
-
25 февраль 2021 - 15:37Бер ай эчендә онлайн-мәдрәсәдә белем алучылар саны 23 меңнән артып китте! Беренче татар онлайн-мәдрәсәсе эшли башлауга бер айдан артык вакыт узып китте. Бу вакыт эчендә онлайн-мәдрәсәдә белем алучыларның саны 23 меңнән артып китте! Аларның 7,43% – 18-24 яшьтә, 37,1% – 25-44 яшьтә, 51,8% – 45 яшьтән алып 55 яшьтән өлкәнрәкләр.2000
-
25 февраль 2021 - 12:40Әстерхан шәһәрендәге мәктәп янында Габдулла Тукайга бюст ачылды Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев тантанада катнашкан.4400
-
25 февраль 2021 - 12:35Әбү-Дабиның тәхеткә утырырга тиешле принцы Татарстанга 3 эшче төркем җибәрергә ниятли Рөстәм Миңнеханов IDEX 2021 халыкара күргәзмәсендә Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Татарстан арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында фикер алышты.5701
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!14700
-
25 февраль 2021 - 08:44"Авыл клублары төзек һәм матур гына түгел, тулы да булырга тиеш" Иң күңеллесе - авылларда клублар төзелүдер, мөгаен. Апас районы Түбән Биябашы авылында өр-яңа клуб барлыкка килгән. “2020 елда пандемия шартларында яшәсәк тә, бик күп эш башкарылды. Әмма президентыбыз әйткәнчә, биналарыбыз төзек һәм матур гына түгел, тулы булырга, мәгънәле һәм кирәкле чаралар белән үтәргә тиеш", - ди Апас районы башлыгы урынбасары Луиза Сафина.6700
-
25 февраль 2021 - 08:40Чаллы театры халык театрлары өчен «AYAZ.LAB» театраль лабораториясен башлап җибәрде Театраль лаборатория «Идел-йорт» фестивале кысаларында үтә.5100
-
25 февраль 2021 - 08:37Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Кыргызстан Президенты белән очрашты Кыргызстан Президенты Садыр Жапаров бүген Россиягә беренче тапкыр килде.4800
-
24 февраль 2021 - 10:48Баулыда композитор Ганс Сәйфуллинны искә алдылар Баулыда танылган композитор, Татарстанның халык артисты, татар эстрадасының легендар шәхесе Ганс Сәйфуллинны искә алу кичәсе узды. Исән булса, 26 февраль көнне аңа 80 яшь тулган булыр иде.11400
-
24 февраль 2021 - 10:14“Солдат альбомы” конкурсының җиңүчеләре билгеле Ватан алдындагы бурычын үтәгән, кыюлык күрсәткән ир-егетләребез хакында истәлекләрне яңарту максатыннан оештырылган “Солдат альбомы” конкурсы тәмамланды. Бу бәйге солдат альмобындагы фотоларны барларга, бабаларыбыз, әтиләребез, ир туганнарыбызның хәрби хезмәттәге истәлекләрен яңартырга ярдәм итте.8200
-
24 февраль 2021 - 10:06Төрек галиме Сәркан Аҗар Төркия дәүләт сәясәтендә Акчураның роле турында сөйләде Сәркан Аҗар Акчураны «төркичелекнең атасы» дип атады, Төркия Җөмһуриятен коручы төркемгә зур йогынты ясавын ассызыклады.10800
-
24 февраль 2021 - 06:00Үткәндә калган авылым Авылда ялгыз яшәп калган бөкре, гарип-гораба дүрт карчыкның, пай җирләре өчен рәхмәт йөзеннән һәм өлкәннәр көне уңаеннан инвестордан бүләккә бер кап чәй, бер шешә май, бер банка куертылган сөт алып шатлануларын күрсәгез!6801
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.25000
-
25 июнь 2020 - 11:46“Мәдәни җомга” газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов белән журналист Римзил Вәлиев сөйләшә.
-
17 декабрь 2019 - 14:00Хокук белгече - татарча кануннар турында
-
23 гыйнвар 2021 - 06:20Йөзендә – гөлләр назы Ул вакытта гармун яки баянга җырлау бик сирәк эләгә. “И-и, булсын иде бер баянчы”, – дигән чаклары күп була.28000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мәдәни җомга
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-69873 от 29.05.2017
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Вахит Шәех улы Имамов
Адрес редакции: Декабристлар урамы, 2
эл.почта: m-jomga@mail.ru
Телефон редакции: (843) 562-11-02
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика