Татарстанда ресурс үзәкләре саны 37гә җитте
Ресурс үзәкләре статусын тагын алты мәгариф учреждениесе алды.
Татарстанда ресурс үзәкләре саны 37гә кадәр арткан. Агымдагы елда тагын алты мәгариф учреждениесе ресурс үзәге булды. Бу хакта бүген Татарстан Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов педагогик белем бирү хезмәткәрләренең август киңәшмәсе секциясе утырышында хәбәр итте.
«Республикада һөнәри белем бирү инфраструктурасын үстерү буенча республика программасы ярдәмендә бүген яңа җиһазлар белән ремонтланган һәм җиһазландырылган 37 ресурс үзәге эшли. Күптән түгел генә бездә 31 ресурс үзәге бар, дигән идек. Узган атнада тагын алты белем бирү оешмасына шундый статус бирү турында приказ имзаланды. Шулай итеп, бүгенге көннән башлап бездә 37 ресурс үзәге бар», - диде докладчы.
Поминов ресурс үзәкләрен төзүгә алты ел эчендә Татарстан бюджетыннан 5 млрд сумнан артык, шул исәптән агымдагы елда 800 млн сум акча бүлеп бирелгәнлеген әйтте.
2019-2020 уку елында ресурс үзәкләре челтәрен киңәйтү эше дәвам итәчәк, дип өстәде ул. 2020 елга аларның саны 43кә җитәр дип планлаштырыла.
«Министрлар Кабинеты боерыгы нигезендә агымдагы елда капиталь ремонт үткәрү һәм заманча укыту-лаборатория җиһазларын сатып алу эшләрен башкару өчен мәгариф оешмалары билгеләнде. Июльнең икенче яртысында министрлык тарафыннан үсеш концепциясен карау буенча белем бирү оешмалары белән әңгәмә үткәрү эше оештырылачак. Ә сентябрь аена 2020 елда капиталь ремонт программасына керәчәк учреждениеләр билгеләнәчәк», – дип сөйләде Поминов.
«Татарстан Республикасында урта һөнәри белем бирү системасы: Татарстан Республикасы инновацион икътисадының кадрларга ихтыяҗын тәэмин итү һәм алдан әзерлек» темасына август киңәшмәсе секциясе утырышы П.В.Дементьев исемендәге Казан авиация-техник көллиятендә узды.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/05/189337/
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
9 апрель 2021 - 06:20Галия Гайнетдинова: Милләтне тел билгелиБашкортстанда туган һәм 16 яшьтә бирелгән паспортыма “милләте башкорт” дип язылган булса да, мин үземнең башкорт икәнлегемә бер генә дәлил дә китерә алмыйм30800
-
13 апрель 2021 - 17:10«2FAN» ютуб-каналында беренче тапкыр башкорт телендә видеоролик урнаштырылды Лилия Шагалиева башкорт шагыйре Газиз Әбделмәновның мәхәббәт темасына багышланган шигырен сөйләде.10500
-
13 апрель 2021 - 14:00Казанда татар телен өйрәтү проектын тәкъдим итүчеләргә бер миллион сум биреләчәк Проект кешеләрне татар телен өйрәнүгә җәлеп итү максатыннан эшләнергә тиеш.4800
-
13 апрель 2021 - 10:58Җиде тел белүче Раджаб Худойбердиев: "Туган телен югалткан кешене мин берничек тә аклый алмыйм" Телле милләт беркайчан да югалмый, чөнки тел – халыкның иң әһәмиятле билгесе. Юкка гына, тел - милләт сакчысы, дип әйтмиләр.4500
-
13 апрель 2021 - 10:47Миңа ишегалдында җир асты гаражы кирәк, күрше, ә сиңа нәрсә кирәк? Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычындагы «Безнең ишегалды» программасы кысаларында, Казанда ишегалларын төзекләндерүгә 2,3 миллиард сум билгеләнгән.4700
-
13 апрель 2021 - 10:39Балалы гаиләләргә нинди пособиеләр каралган? Биш ел эчендә күп балалы гаиләләр саны 10 меңгә артты.8200
-
13 апрель 2021 - 09:17«Милли мультFest» фестивалендә иң актив катнашкан районнар билгеле Күпчелек эшләр Татарстанның Тукай, Мөслим, Буа районнарыннан килеп ирешкән.5200
-
13 апрель 2021 - 09:06Ульяновскиның Татар мәдәният үзәгендә «Сембер җыры-2021» өлкә фестиваль-конкурсы узды Элек конкурсантлар 18 яшьтән 35 яшькә кадәр булсалар, икенче ел рәттән 35 яшьтән өлкәнрәк җырчылар да үзләренең сәләтләрен күрсәтә4000
-
13 апрель 2021 - 06:00Иман куәтле булса, сихер куркыныч түгел Социаль челтәрләрдә фотолар куйганда саграк булырга кирәк9300
-
12 апрель 2021 - 13:04Румыния татары Наим Белджин укучысы Халыкара көрәш турнирында өченче урын алган Патриция Мария Петрас бер мең доллар белән бүләкләнгән.11800
-
12 апрель 2021 - 11:08Иманлы булу – ул көне-төне мәчеттә намаз укып утыру дигән сүз түгел... Урал! Урал! Могҗизавый Урал! Моннан кырык еллар элек беренче күрүләремнән алып әле кичә генә кайтуымны исәпләсәм, мин бу куе урманлыкка чумган таш олпатны йөзләрчә тапкыр узганмын икән.8100
-
12 апрель 2021 - 10:32“Күперне су басты. Үлем-китем генә була күрмәсен, зиратка юл ябылды” Мамадыш районының Күк чишмә авылының яңа күперен су баскан. Утыз ике ел шушы хәл дәвам итә икән. Авылда сигез йортта гына яшәүчеләр бар, алары да өлкәннәр.9300
-
12 апрель 2021 - 10:17Татарстан мөфтие итеп кабат Камил хәзрәт Сәмигуллин сайланды Бүген «Казан-Экспо» үзәгендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте корылтаенда делегатлар шул карарга килде.10401
-
12 апрель 2021 - 08:29Әтнә театры «Ана күңеле… далада» трагикомедиясен чыгарды Спектакльнең премьерасы Әтнә театры сәхнәсендә 9 һәм 10 апрель көннәрендә булды.6500
-
25 июнь 2020 - 11:46“Мәдәни җомга” газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов белән журналист Римзил Вәлиев сөйләшә.
-
17 декабрь 2019 - 14:00Хокук белгече - татарча кануннар турында
-
23 март 2021 - 08:50Фирдүс Тямаев: “Куштауны яклаган өчен мине “заказать” итәләр” Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев Башкорстанның Кыргыз Миякә җирлегендә 22, 23 мартта концерт куярга тиеш була.56601
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мәдәни җомга
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-69873 от 29.05.2017
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Вахит Шәех улы Имамов
Адрес редакции: Декабристлар урамы, 2
эл.почта: m-jomga@mail.ru
Телефон редакции: (843) 562-11-02
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика