Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Татарстанда «Мобиль сайлаучы» механизмыннан бер атна эчендә 39 кеше файдаланган

Гаризаны Күпфункцияле үзәк, дәүләт хезмәтләре порталы, территориаль сайлау комиссиясе яки участок сайлау комиссиясе аша тапшырырга мөмкин.

24 июльдән Татарстанда яшәүче 39 кеше «Мобиль сайлаучы» механизмыннан файдалану өчен гариза тапшырган. Әлеге хезмәт татарстанлыларга, теркәлү урыны кайда булуга да карамастан, үзләре өчен уңайлы участокта сайларга мөмкинлек бирә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Үзәк сайлау комиссиясенең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«30 июльгә булган мәгълүматлар буенча, территориаль сайлау комиссиясенә – 9, Күпфункцияле үзәк аша 30 гариза тапшырылган», - диелә хәбәрдә.

Теләгән һәркем 4 сентябрьгә кадәр теләсә кайсы территориаль сайлау комиссиясенә (республикада алар барлыгы – 65) гариза белән мөрәҗәгать итә ала. Шулай ук республикадагы 56 Күпфункцияле үзәктә гариза язарга яки дәүләт хезмәтләре порталында онлайн-сервистан файдаланырга була.

2019 елның 28 августыннан 4 сентябрьгә кадәр теләсә кайсы участок сайлау комиссиясендә (республикада алар барлыгы – 2811) гариза бирергә мөмкин.

«Мобиль сайлаучы» механизмы Татарстанда 2018 елда РФ Президентын сайлау вакытында кулланылды. Ул чагында 115 меңнән артык кеше үзләре өчен уңайлы участокны сайлау мөмкинлегеннән файдаланды, аларның 70 проценттан артыгы сайлау участокларына килде.

Фото: архив

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/01/190785/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев