Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Татарстанда җиһазланган яңа пляжлар барлыкка киләчәк

Бүген республикада махсус җиһазланган 33 комлык бар.

Бүген республика территориясендә махсус җиһазланган 33 комлык бар. Якындагы биш елда 18 яңа пляж барлыкка киләчәк. Бу хакта “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә Татарстан республикасының кече үлчәмле суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов хәбәр итте.

“Рәсми рәвештә су коенырга рөхсәт ителгән комлыклар бик аз. Кешеләрнең иминлеге өчен җиһазланган яңа комлыклар булдырырга кирәк. Республикада 18 комлык ясау нияте бар. Быел Лаешта урнашкан яңа комлык файдалануга тапшырылды. Тиздән Түбән Кама һәм Кама Тамагында урнашкан комлыклар әзер булачак. Әлеге эшләрне Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман ярдәме белән башкарабыз. Без республика территориясен тикшердек һәм елга рельефы пляж ясау мөмкинлеге бирерлек 48 урын таптык. Алар күбесенчә суда күп батып үлү очраклары теркәлә торган урыннарда булачак”, - диде ул.

 

Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды, авторы Ләйлә Хәкимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юрий венедиктов комлык су коену

2
X