Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Татарстан яшьләре 61 проектны гамәлгә ашыру өчен 20 миллион сум отты

Россия яшьләр эшләре буенча федераль агентлыгының илкүләм һәм округ форумнарында 370тән артык татарстанлы катнашты.

2018 елда Татарстан Республикасы яшьләре Россия яшьләр эшләре буенча федераль агентлыгының форумнар кампаниясе кысаларында, шулай ук физик затларга һәм яшь коллективларга билгеләнгән федераль грантлар бәйгеләрендә 20,35 миллион сум отты. Бу акчалар 61 проектны тормышка ашыруга юнәлдереләчәк.

Россия яшьләр эшләре буенча федераль агентлыгының илкүләм һәм округ форумнарында 379 татарстанлы катнашты.

Балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре арасында грантларны шулай ук 24 республика оешмасы 78 проектны тормышка ашыру өчен алды. Яшьләрнең инициативаларына ярдәм итү өчен 18,4 миллион сум юнәлдерелде.

Моннан тыш, 2018 елда Россия яшьләр эшләре буенча федераль агентлыгы яшьләр сәясәтен тормышка ашырган башкарма хакимият органнарының нәтиҗәлелек буенча йомгаклау рейтингын игълан итте. Татарстан Республикасы яшьләр сәясәтен тормышка ашыру буенча Россия Федерациясендә лидер булып танылды.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/30/179553/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев