Шәймиев һәм Принц Кәрим Ага Хан IV Болгарда махсус почта маркасы чыгарды
Дәүләт Киңәшчесе мәртәбәле кунакка Татарстанга килгәне өчен рәхмәтен җиткерде.
Болгар ислам академиясендә Принц галиҗәнаблары Кәрим Ага Хан IV архитектура өлкәсендә премиясе тапшырылу уңаеннан махсус почта маркасы чыгарылды. ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев моны тарихи вакыйга дип атады.
Чыгышында ул Болгар җирен яңарту өчен күп эш башкарылганын искәртте. Без тарихи һәйкәлләр белән эшләргә, торгызырга өйрәнгәнне билгеләп узды. "Бу тарихи вакыйга. Бүгенгә кадәр күбебез Принц галиҗәнаблары Кәрим Ага Хан миссиясе турында мәгълүмат буенча гына белсәк тә, бүген ул безнең каршыда тора. Безнең җирләргә кадәр килеп җитеп, безнең халыкка хөрмәт күрсәткәнегез өчен сезгә бик зур рәхмәт", - диде Шәймиев.
"Дөньяда кагыйдәсе шундый: истәлекле корылма төзелеп, берәр вакыйга булса, ул марка чыгару аша мәңгеләштерелә. Шушы эш тормышка ашкан өчен рәхмәт", - дип әйтте Дәүләт Киңәшчесе.
Чарада катнашучыларны Принц Кәрим Ага Хан сәламләде. "Монда булу минем өчен зур горурлык, зур мәртәбә. Дини кыйммәтләребезне саклавыбыз бик мөһим. Минем өчен бу чарада катнашу зур бәхет. Марка бөтен җиһанда тынычлыкны саклау өчен мөһим. Рәхмәт", - диде.
Кәрим Ага Хан премиясе тапшырылу уңаеннан махсус почта маркасы (премия логотибы сугылган марка) 150 мең данә күләмендә әйләнешкә керә.
Принц галиҗәнаблары һәм Минтимер Шәймиев үзара сувенир рамкалары белән дә алмашты. Мәртәбәле кунаклар бүген, шулай ук, Болгар шәһәрчеген, Болгар ислам академиясен, Ак мәчетне караячак. Архитектура һәйкәлләре буенча эскурсия узачак. Болгар цивилизациясе музеенда, Хәтер билгесендә Коръән музеенда булачаклар.
Болгарга сәфәрне чит ил журналистлары, шул исәптән, Канададан Айша Сашедина яктырта. Алексеевск районында алар өчен милли фольклор үзешчән ансамбьләр катнашында концерт үтте.
Принц Кәрим Ага Хан IV - Архитектура буенча абруйлы халыкара премиягә нигез салучы. Ул Татарстанга архитектура өлкәсендә халыкара премия җиңүчеләрен бүләкләү өчен килгән. Тантана иртәгә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында узачак.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/12/193434/
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
22 гыйнвар 2021 - 06:15Вахит Имамов: Төп кайгыбыз – җанисәпСоңгы ун ел эчендә Башкортстанда алып барылган мәкерле сәясәт шактый сискәндерә.42101
-
24 гыйнвар 2021 - 07:00Яңа ел бүләге – Нәрсәгә тагы шуны чакырасың ул?! Нишләп мин бәйрәм саен аңа карап утырырга тиеш? Ичмасам ире булса икән!4400
-
24 гыйнвар 2021 - 06:00Илдус Гыйләҗев: Бездән башка дөнья моңсу калыр, Сагынырлык итеп китәрбез… «Һәм»нән башлап «хәм»гә барып җиттек, «Хам» да булыр, килеп терәлдек. Ник бозыла безне татар иткән Алты аваз – алты берәмлек?10603
-
23 гыйнвар 2021 - 06:20Йөзендә – гөлләр назы Ул вакытта гармун яки баянга җырлау бик сирәк эләгә. “И-и, булсын иде бер баянчы”, – дигән чаклары күп була.10200
-
23 гыйнвар 2021 - 06:00Айга кырын карама (23-29 гыйнвар) Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!8600
-
22 гыйнвар 2021 - 06:00“МӘДӘНИ ҖОМГА” № 2 (2021) Коеп куйган сәнгать әсәредер – Кукмараның көяз итекләре!9602
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.58101
-
21 гыйнвар 2021 - 09:00А.Попова: «Татарстан инфекция таралуга каршы тору чаралары буенча илдә иң яхшы нәтиҗәләрнең берсен күрсәтә» Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе Казанга эш визиты белән килде.17400
-
21 гыйнвар 2021 - 08:58Казанның автотранспорт предприятиеләре кадрларда кискен кытлык кичерә Хәзерге вакытта 1209 машина йөртүче һәм кондуктор җитешми.16400
-
21 гыйнвар 2021 - 08:51Васил Шәйхразиев Уфада Татар халкының үсеш стратегиясе турында фикер алышачак Милли шура рәисе Башкортстан башкаласының милли автономия һәм үзәк җитәкчеләре белән очрашачак.14300
-
21 гыйнвар 2021 - 08:47Казанда беренче татар онлайн-мәдрәсәсен тәкъдим иттеләр Онлайн-мәдрәсә проектын Татарстан Диния нәзарәте һәм «Хозур» нәшрият йорты тормышка ашырды.16500
-
20 гыйнвар 2021 - 08:52Алмаз Миргаязов: “Ешлык юк, дип елап утырмадык!” Китапны хәзер укып кына түгел, тыңлап та була, дип хәбәр итте бүген президентыбыз Рөстәм Миңнеханов инстаграм аккаунтында. Моңа кадәр тиңе булмаган уникаль милли радио - “Китап” үз эшен Казанда 98, 6 ФМ ешлыгында башлап җибәрде.22900
-
20 гыйнвар 2021 - 08:50Без бергә, бердәм һәм мәңгелек Яшьләргә зур ышаныч, беренче тапкыр электрон формат... Җанисәпкә кагылышлы яңалыклар хакында Милли Шураның чираттан тыш киңәйтелгән утырышында сөйләштеләр. Бөтендөнья татар конгрессы җанисәп уңаеннан мөрәҗәгать белән дә чыкты. Халык санын алуга әзерлекнең, бу процессның татарлар өчен ни дәрәҗәдә мөһим икәнлегенә дә басым ясалды.6800
-
20 гыйнвар 2021 - 08:44Авыл ипотекасына биш каттан да биек булмаган күпфатирлы йортта гына торак алып була Авыл ипотекасына сатып алынган яки төзелгән торакта ярты ел дәвамында теркәлергә кирәк.24601
-
25 июнь 2020 - 11:46“Мәдәни җомга” газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов белән журналист Римзил Вәлиев сөйләшә.
-
17 декабрь 2019 - 14:00Хокук белгече - татарча кануннар турында
-
23 гыйнвар 2021 - 06:20Йөзендә – гөлләр назы Ул вакытта гармун яки баянга җырлау бик сирәк эләгә. “И-и, булсын иде бер баянчы”, – дигән чаклары күп була.10200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мәдәни җомга
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-69873 от 29.05.2017
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Вахит Шәех улы Имамов
Адрес редакции: Декабристлар урамы, 2
эл.почта: m-jomga@mail.ru
Телефон редакции: (843) 562-11-02
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика