Рөстәм Миңнеханов: Путинның Юлламасында телгә алынган карарлар Татарстан өчен бик тә мөһим

ТР Президенты Лаеш район Советының узган елда башкарылган эш нәтиҗәләренә һәм 2019 елга бурычлар билгеләүгә багышланган сессиясендә чыгыш ясады.
РФ Президенты Владимир Путинның Юлламасында телгә алынган туучылар санын арттыруга ярдәм итү чаралары, сәламәтлек саклау системасын үстерү һәм торакның үтемлелеген тәэмин итү механизмнары Татарстан өчен гаять зур әһәмияткә ия һәм алар республика хакимият органнарының аерым контролендә булырга тиеш. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаеш район Советы сессиясендә шул хакта хәбәр итте.
«Юлламада телгә алынган карарлар Татарстан өчен бик тә мөһим. Юллама, беренче чиратта, демографиягә кагыла, без бу теманы күп тапкырлар күтәреп чыктык. Шунысы кызганыч, республикада инде ике ел рәттән туучылар санының кимүе күзәтелә. Тулаем алганда, бездә демографик вәзгыять уңай булса да, күп кенә районнарда күрсәткечләр тискәре. Шунлыктан Юлламада телгә алынган карарлар бик тә мөһим», - диде Миңнеханов.
«РФ Президенты сәламәтлек саклау мәсьәләләренә бик зур игътибар юнәлтте. Әлеге юнәлешләр буенча үзебезнең дә республика программалары бар», - дип өстәде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Юлламадагы цифрлы икътисадны үстерү, илнең оборона сәләтен күтәрүгә бәйле башка темалар да зур әһәмияткә ия. Республикада әлеге бурычларның барысы да үтәлергә тиеш.
ТР Президенты үз чыгышында Владимир Путинның 2019 елның 12 февралендә Татарстанда РФ Дәүләт Советы президиумының киңәйтелгән утырышын үткәрүен, анда гражданнар өчен торакның үтемлелеген арттыру мәсьәләсе күтәрелүен искәртте. «Торак төзелеше мәсьәләсенә комплекслы якын килергә, ипотеканың үтемлелеген тәэмин итәргә, инженер, транспорт, социаль инфраструктураны үстерергә кирәк», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Кичә Россия Президенты Владимир Путин РФ Федераль Җыенына Юллама белән чыгыш ясады, анда ил үсешендәге төп юнәлешләрне билгеләде.
Фото: tatarstan.ru
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/21/181317/
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
5 август 2022 - 08:00Рүзәл ЮСУПОВ: Нәфес һәм чама хисеТормыштагы күптөрле бәла-казаларның нигезендә адәм балаларының чама хисенә ия булмаулары һәм шушы төшенчәгә якын торган сыйфат – нәфесләрен тыя белмәүләре тора.44300
-
9 август 2022 - 12:00Укытучы кыз бәхете (ХИКӘЯ) «Кил, кил, кил...» — җырның бу куплетын җитмешенче кат җырлады бугай инде ул. Ә иркәсе һаман юк әле. Тагын бер кат сузып җибәрүе булды, кинәт...9300
-
9 август 2022 - 11:00Р.Гафаров: «Аксенов-фест»ның төп миссиясе – әдәбиятта яңа исемнәр ачу» 19-21 нче августта Казанда лекцияләр, күргәзмәләр, «Йолдызлы билет» премиясен тапшыру, иҗади очрашулар узачак.7800
-
9 август 2022 - 10:00Камал театрының яңа бинасын аның 120 еллыгына ачарга җыеналар Камал театрының яңа бинасын ачу аңа нигез салуның 120 еллыгына багышланырга мөмкин. Хәзер объект буенча проект-тикшерү эшләренә техник бирем әзерләнә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Камал исемендәге Татар дәүләт театры директоры Илфир Якупов хәбәр итте.9701
-
9 август 2022 - 09:00Өч журналистка Әлмира Әдиятуллина исемендәге беренче премия тапшырылды Премия ияләре - Мөслимә Шәфыйк, Вәсилә Рәхимова һәм Рәшит Минһаҗ.10600
-
9 август 2022 - 06:25Бәбки авылы Хәлиулла берничә үлгән иптәшләре арасында, 2 атна яраланган килеш снаряд чокырында ята. Ике атнадан соң янә һөҗүм итеп, совет гаскәрләре 301 биеклекне алгач, Хәлиулланы медсанбатка алып китәләр. Шул ике атна арасында аның һәлак булды дигән хәбәре барлык инстанцияләргә таралып өлгерә, ул һәлак булганнар исемлегенә кереп кала.14800
-
8 август 2022 - 17:13Күңелле әлифба YouTube каналында яңа видео чыкты «Салават күпере» журналы редакциясе 2020 нче елдан «Күңелле әлифба» дип аталган YouTube каналында берсеннән-берсе кызыклы видеолар урнаштырып бара.26700
-
8 август 2022 - 13:00Әтнәдә «Җиз самавыр» фестивале узды Әтнә районы Кышлау авылында «Җиз самавыр» фестивале узды. Милли традицияләрне торгызу һәм саклау максатыннан уздырылган чара «Маһитап» чишмәсе белән бәйле.14500
-
8 август 2022 - 12:00Чаллының Әдәби тарихны өйрәнү музеена бер экспонат өстәлде «Көмеш кыңгырау» газетасы редакциясе китапханәсендәге китаплар арасыннан иске пластинка килеп чыкты. «Мөнәҗәтләр һәм бәетләр» дип язылган иде аңа.14600
-
8 август 2022 - 11:00Казан Иске Татар бистәсенең туристлык кодын үстерүгә Ростуризмнан субсидия алачак Тарихи үзәктә яңа эскәмияләр, фотозоналар, навигация, архитектура яктырткычлары һәм мультимедиа инсталляцияләре барлыкка киләчәк.12400
-
8 август 2022 - 10:00Әтнә музеенда күптән көтелгән ремонт эшләре башланды Олы Әтнә авылында урнашкан "Туган якны өйрәнү" музеенда ремонт эшләре башланды.14000
-
8 август 2022 - 09:00Муса Җәлилнең кызы Татарстанның Бөгелмә районында имән агачлары утыртты Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова Татарстанның Бөгелмә районы Карабаш бистәсендә булды. Очрашуны туган якны өйрәнүче, Карабашта туган журналист Фазыл Вәлиәхмәтов һәм Казандагы Муса Җәлил музее вәкилләре оештырды. «Лениногорск хәбәрләре» шул турыда яза.16202
-
8 август 2022 - 08:00Хикәятләр Бервакыт мөселманнар казые янына Сәрия исемле бер хатын килә. Ул казыйга түбәндәге сүзләрне әйтә: – Ике ел элек миңа ирем белән сез никах укып өйләндергән идегез. Ә хәзер безне аер, аны күрәсем дә килми, аның белән яши алмыйм, – ди.24801
-
7 август 2022 - 06:06Үз илендә сандугач Җырчы башка артистны кабатларга тиеш түгел. Ә бездә нәкъ берәр җырчының сәхнәдә басып торуын, аның кул хәрәкәтләрен күчереп, хәтта аягын да аның кебек үк кәкрәйтеп җырлаучылар бар.27101
-
9 февраль 2022 - 09:07Алмаз Хәмзин "Оятсызлык" шигырен укый / Алмаз Хамзин читает стихотворение "Бесстыжие"
-
25 июнь 2020 - 11:46“Мәдәни җомга” газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов белән журналист Римзил Вәлиев сөйләшә.
-
18 май 2022 - 10:00Шоумен Рамил Шәрәфиев: Кеше телне сакларга гына түгел, ә популярлаштырырга тиештер Татар телендә генә булган хәрефләр, телебезне тагын да матурайта, ди алып баручы.103301
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мәдәни җомга
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-69873 от 29.05.2017
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Вахит Шәех улы Имамов
Адрес редакции: Декабристлар урамы, 2
эл.почта: m-jomga@mail.ru
Телефон редакции: (843) 2220547
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика