Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Рөстәм Миңнеханов Мамадышта "Лагуна" бассейнын ачты

Мондый проектлы бассейн тагын алты районда ачылды.

Татарстан Президенты республикада быел 8 бассейн ачылуын, шуның 7 се бүген куллануга тапшырылуын сөйләде. Сигезенчесе Әтнәдә бер ай эчендә ачылачагын әйтте. "Бүген Татарстанда спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр тудырылган. 224 бассейнның 10 сы ачык, калганнары ябык", - диде ул.

Мондый 25 метрлы бассейннар республиканың 7 районында ачыла. Тукай, Югары Ослан, Теләче, Түбән Кама районы Кама Аланы бистәсеннән, Питрәч, Апас районнары җитәкчеләре белән видеоэлемтә оештырылды. Алар бассейннарның ачылышка әзер булуын белдерде. Барлык бассейннарда олылар өчен зур ванна һәм кече һәм урта яшьтәге балалар өчен кече ванна бар. Бу корылмалар тәүлегенә 396 кеше кабул итә алачак.

Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары Алмаз Мингулов әйтүенчә, мондый бассейннарга мәктәп укучылары гына түгел, гади халык та ирекле рәвештә килә ала.

Бассейн ачылышы хөрмәтенә җирле үзешчәннәр катнашында концерт оештырылды. Тантанада катнашкан кунакларның берсе - йөзү буенча күптөрле илкүләм һәм халыкара ярышларның җиңүчесе Эрнест Мәкъсүмов.

 

Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды, авторы Гөлнар Гарифуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X