Президент мараллары Татарстан урманнарына ияләшкән һәм нәсел калдыра башлаган

Татарстанның кыргый табигатенә асыл боланнарны кайтару программасы уңай нәтиҗәләр бирә.
2017 елда Азнакай һәм Аксубай районнарында “Биләр” табигый зоология тыюлыгында иреккә җибәрелгән Алтай мараллары табигатькә ияләшкән һәм нәсел калдыра башлаган. Ел ярым эчендә болан көтүе ике тапкырга үскән.
Россия империясе вакытында ук юкка чыгарылган асыл боланнарны республика урманнарына кайтару программасы уңай нәтиҗәләр биргән. Бу программага Татарстан Президенты да теләктәшлек белдерде. Татарстанның Биоресурслар буенча дәүләт комитетының президент программасын тормышка ашыручы белгечләре белән рейд-мониторингка чыгып моңа “Татар-информ” хәбәрчесе дә инанды.
“Алтай маралларының 50 баштан торган беренче партиясен республикага 2013 елда керттеләр. 20 башлы икенче төркемне - 2014 елда. Алар барысы да ирекле халәттә Яшел Үзән районы территориясендә Зөядә тәҗрибәле хуҗалыкта яшәделәр. Мараллар җирле климатка ияләште, нәсел калдыра башлады. Һәм 2017 елда без аларны чыгарып җибәрергә әзерләдек. Татарстан Президенты катнашында берьюлы 45 баш маралны чыгардык. Аларны “Биләр”, “Мишә” һәм Югары Ослан районының “Лесной ключ” аучылык тыюлыгы территорияләренә җибәрдек”, - дип программа турында дәүләт комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Шәрәфетдинов сөйләде.
Хәзер мараллар үрчетүгә берничә шәхси аучылык хуҗалыгы да кушылды. Җәнлекләр саны 300гә якынлашып килә. Аларның күбесе, шулай ук аларның нәселе дә берничә елдан иреккә җибәреләчәк. Алардан тыш, тагын 200 тимгелле болан һәм 60ка якын нәфис болан бар.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/05/172879/
Фото: Арсений Маврин.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
20 май 2022 - 06:15Рүзәл Юсупов: Рәсми матбугат нинди?Соңгы айларда чыккан матбугатны нигездә сай эчтәлекле, вак-төяк мәгълүматлы материаллар тәшкил итә.7600
-
20 май 2022 - 10:00Июнь аенда Казаннан Сочига даими рейслар ачыла Июнь аенда Казаннан Сочига даими рейслар ачыла. Пассажирларга Airbus A320 урта магистраль лайнерлары көн саен хезмәт күрсәтәчәк. Бу хакта «Аэрофлот» авиакомпаниясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.1700
-
20 май 2022 - 09:00Игорь Комаров: Ислам һәм христиан вәкилләренең тату яшәве баланс үрнәге булып тора «Ислам Идел буеның мөһим өлеше, анда традицион рәвештә мөселман динен тотучы 6 миллионга якын кеше яши», - диде Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкил.1900
-
20 май 2022 - 06:00“МӘДӘНИ ҖОМГА” № 19 (2022) Калебләрне пакьләндереп торсак, Аллаһ йорты мәңге ак калыр!4601
-
19 май 2022 - 16:00Шамил Садыйков ветеран журналистларны Татарстан матбугаты көне белән котлады Бүген «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков ветеран журналистлар белән очрашып, аларны Татарстан матбугаты көне белән котлады.8800
-
19 май 2022 - 10:00Хатыйп Миңнегулов: Татар халкы зур милләт буларак Алтын Урда чорында формалаша Казан (Идел буе) федераль университеты профессоры Хатыйп Миңнегулов татар халкын зур милләт буларак Алтын Урда чорында формалашкан дип әйтте.12201
-
19 май 2022 - 09:00Фәрит Мөхәммәтшин журналистларны Матбугат йортына җыеп котлады ТР Дәүләт Советы Рәисе Татарстан матбугаты көнендә республиканың гаммәви мәгълүмат чаралары хезмәткәрләрен бүләкләде.11000
-
18 май 2022 - 18:00Азнакай мәктәпләрендә “Цифр дәресе” узды Кичә районыбыз мәктәпләрендә Бөтенроссия мәгариф проекты нигезендә “Цифр дәресе” узды.16300
-
18 май 2022 - 17:00Яшь кычыткан яшәртә! (КИҢӘШ) Кычытканнан ясалган битлекләр тән тиресен тиз арада яхшырта.23401
-
18 май 2022 - 16:00Әлмәттә торба урлаган билгесез затлар туфракка 4,5 млн сумлык зыян китергән ТР Экология министрлыгы белгечләре административ хокук бозу турында беркетмә төзегән.17100
-
18 май 2022 - 14:00Бәхет алмагачы Бакчабызда һәр язын шау чәчәккә күмелеп, көзен үзенең уңышлары белән безне сөендерүче алмагач үсә. Карт инде ул. Үземне белә башлаганнан бирле алмагачыбызның җимешләре белән сыйланам. «Әткәм төсе», дип әйткәнен ишеткәнем бар әтиемнән.15902
-
18 май 2022 - 13:00Казанның кайбер йортларында вакытлыча газ булмаячак Бу газүткәргечтә эшләр башкару белән бәйле.20200
-
18 май 2022 - 12:00Татарстанда информатика, инглиз теле һәм тарих буенча БДИ тапшыручылар саны артты Дәүләт йомгаклау аттестациясен 11 нче сыйныфны тәмамлаучы 17 мең 420 чыгарылыш укучысы һәм 9 нчы сыйныфны тәмамлаучы 37 мең 260 укучы узачак.18800
-
9 февраль 2022 - 09:07Алмаз Хәмзин "Оятсызлык" шигырен укый / Алмаз Хамзин читает стихотворение "Бесстыжие"
-
25 июнь 2020 - 11:46“Мәдәни җомга” газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов белән журналист Римзил Вәлиев сөйләшә.
-
18 май 2022 - 10:00Шоумен Рамил Шәрәфиев: Кеше телне сакларга гына түгел, ә популярлаштырырга тиештер Татар телендә генә булган хәрефләр, телебезне тагын да матурайта, ди алып баручы.17300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мәдәни җомга
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-69873 от 29.05.2017
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Вахит Шәех улы Имамов
Адрес редакции: Декабристлар урамы, 2
эл.почта: m-jomga@mail.ru
Телефон редакции: (843) 2220547
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика