Миңнеханов һәм Бартли WorldSkills чемпионатына кадәр вакытны саный торган стеланы ачты

Чарада Россия Хөкүмәте рәисенең социаль сәясәт мәсьәләләре буенча урынбасары Татьяна Голикова катнашты.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм WorldSkills International башлыгы Саймон Бартли бүген Казанда WorldSkills-2019 эшче һөнәрләре буенча 45 нче дөнья чемпионатына кадәр вакытны санаучы стеланы ачтылар. Бауман урамындагы стелада сәгать эшли башлады.
«Без бүген WorldSkills-2019га 209 түгел, ә 200 көн калды дибез, чөнки шуннан башлап безгә кунаклар килә. Без аларны лаеклы каршы алырга, кунакчыллыгыбызны һәм гореф-гадәтләребезне күрсәтергә тиеш», - диде стеланы ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов.
Ул Россия Президенты Владимир Путинга һәм WorldSkills җитәкчелегенә республикага күрсәтелгән ышаныч өчен рәхмәт белдерде. Чарада катнашкан Россия Хөкүмәте рәисенең социаль сәясәт мәсьәләләре буенча урынбасары Татьяна Голикова хәбәр иткәнчә, 22-27 август көннәрендә Казанда эшче һөнәрләре буенча дөнья чемпионаты узачак.
«Бүгеннән башлап Казанга чемпионатта катнашу өчен беренче кунак килгәнгә кадәр вакыт исәпләнә. Россия Хөкүмәте һәм илебез эшче һөнәрләргә бик зур игътибар бирә», — дип билгеләп үтте ул.
WorldSkills International президенты Саймон Бартли Казанның үзәк урамында җыелган яшьләргә Татарстан башкаласына WorldSkills чемпионатын үткәрү хокукы бирелгәннән соң 1264 көн узуын искәртте.
Һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөньякүләм чемпионаты 22-27 август көннәрендә узачак. Анда алтмыштан артык илдән 1600 кеше катнаша. Казан әлеге чемпионатны үткәрү хокукына, Париж һәм Шарлеруа шәһәрләрен артта калдырып, WorldSkills International халыкара хәрәкәтендә әгъза булып торучы барлык илләрдә үткәрелгән тавыш бирү нәтиҗәләре буенча 2015 елда ия булды.
Фото: Рамиль Гали
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/24/179467/
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
24 июнь 2022 - 06:15Индус Таһиров: Без – чигенмәс халыкБез татарлар рухи байлыгыбызны киләсе буыннарга җиткерү юнәлешендә заманча барлык чараларыннан да файдаланырга тиешбез.30600
-
27 июнь 2022 - 12:00Казанның Совет районындагы кайбер йортларда тәүлек буена диярлек суны сүндерәчәкләр Бу метрополитенның икенче линиясе төзелеше участогында суүткәргечне күчерү эшләре белән бәйле.9600
-
27 июнь 2022 - 11:00И.Метшин Вознесение тракты турында: «Хыялыбызны тормышка ашыруга көннән-көн якынаябыз» Гвардия урамы буенча туры транспорт хәрәкәтен сентябрьдә башлап җибәрергә планлаштыралар.7600
-
27 июнь 2022 - 10:00Новокузнецкидагы халыкара Шахтерлар Сабан туенда Россия рекорды куелды Кемерово өлкәсе - Кузбассның зурлыгы буенча икенче урында булган шәһәре Новокузнецкида узган татар милли бәйрәме - халыкара Шахтерлар Сабантуенда Россия рекорды куелды. Шәһәрнең Театр мәйданында милли киемнәрдәге иң зур әйлән-бәйлән уены узды.8500
-
27 июнь 2022 - 09:00Сочи Сабантуеның абсолют батыры: Ял итәргә килгән җирдән җиңүче булдым Абсолют җиңүчегә бүләккә тәкә һәм акчалата бүләк бирелде.11400
-
27 июнь 2022 - 06:53Касыйм – татар тарихы шәһәре Сәүдәгәрләр шәһәре Касыймда бөтен дөньяга сүзләрен ишеттергән нәселләр бар.11000
-
26 июнь 2022 - 06:19Туры сүзле сәхнә остасы Әлфия Хәсәнованың тимергә чүкеч белән суккандай чатнап чыккан һәр сүзендә рух ныклыгы сизелә.39702
-
25 июнь 2022 - 06:10Айга кырын карама (25 июнь – 1 июль) Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!19000
-
25 июнь 2022 - 06:02Фәнил Гыйләҗев: Безгә барыбер дә түгел инде, ләкин Бездән сораучы юк! Без бу илдә ятим... Үтерелгән җаннар арткан саен Җанны яктыртучы өмет китә. Һәр гөнаһсыз корбан өчен йөрәк Бәргәләнеп, тән читлеген өтә.18701
-
24 июнь 2022 - 16:00Фатих Сибагатуллин белән хушлашу мәрасиме иртәгә Авыл хуҗалыгы министрлыгында була Фатих Сибагатуллин белән хушлашу мәрасиме иртәгә шимбә көнне, 25 июньдә, 8:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында узачак.22900
-
24 июнь 2022 - 15:00Ринат Мөхәммәдиев Фатих Сибагатуллин турында: Энергиясе ташып торды Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, «Татар иле» федераль газетасының баш мөхәррире, язучы Ринат Мөхәммәдиев Фатих Сибагатуллин белән студент чакта ук таныш булуын сөйләде. Аның энергиясе артыгы белән ташып торды, дип искә алды.23000
-
24 июнь 2022 - 14:00Казанда ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча Бөтенроссия олимпиадасына нәтиҗәләр ясалды Зөлкагдә аеның 24нче көнендә (23нче июньдә), Россия ислам институты бинасында мөселман уку йортлары студентлары арасында ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча Бөтенроссия олимпиадасына нәтиҗәләр ясалды.21000
-
24 июнь 2022 - 12:00Казанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру экваторга җитте Илсур Метшин Ленинград урамындагы бер ишегалдында ремонт эшләре барышын карады.19700
-
9 февраль 2022 - 09:07Алмаз Хәмзин "Оятсызлык" шигырен укый / Алмаз Хамзин читает стихотворение "Бесстыжие"
-
25 июнь 2020 - 11:46“Мәдәни җомга” газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов белән журналист Римзил Вәлиев сөйләшә.
-
18 май 2022 - 10:00Шоумен Рамил Шәрәфиев: Кеше телне сакларга гына түгел, ә популярлаштырырга тиештер Татар телендә генә булган хәрефләр, телебезне тагын да матурайта, ди алып баручы.69501
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мәдәни җомга
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-69873 от 29.05.2017
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Вахит Шәех улы Имамов
Адрес редакции: Декабристлар урамы, 2
эл.почта: m-jomga@mail.ru
Телефон редакции: (843) 2220547
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика